ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

Яңгырлар 2020 ел икмәген җыйнап алуда күпмедер тоткарлык тудырса да, районыбызда урып-җыю эшләре дәвам итә. Актаныш максималь кыска срокларда һәм югалтуларсыз 2020 елның уңышын җыеп алуга йөз тота.

Район архивына мөрәҗәгате төшмәгән кеше сирәктер. Элегрәк тарих белән кызыксынучылар гына архив юлларын таптаса, хәзер лаеклы ялга чыгучылар да, мәктәп укучылары да, хәтта спортчылар да архив белән элемтәдә. ТАССРның 100 еллыгы, Актанышның 310, Актаныш районы төзелүгә 90 ел тулу уңаеннан районда уздырылган чаралар (мссакүләм мәдәни, мәгариф, спорт һ.б) документлаштырылып,  барысы да район архивында теркәлә, скан-күчермәләре республика дәүләт архивына озатыла. Фотографияләр, карарлар, нәтиҗәләр, атрибутлар- барысы да рәсмиләштерелеп кабул ителә. Архив мөдире Айгөл Галимҗанова, бу уңайдан башкарма комитетның спорт, туризм һәм яшьләр бүлегенең актив эшләвен әйтте. Күптән түгел булып узган велойөрешнең документларын бүлекнең җитәкчесе Айдар Иманаев тапшырган. Велойөрешнең карта, түштамга, бейсболка һәм вымпел кебек атрибутлары да бар. Ел ахырында әлеге мәгълүматларны туплап, республикакүләмендә “ТАССРның 100 еллыгы” дигән юбилей китабы нәшер ителә. Әгәр үзегездән истәлек калсын дисәгез, ашыгыгыз- хәзер үк тарихта үз эзегезне языгыз!

25 форма нәтиҗәләре буенча Усы җирлеге берничә тапкыр ктынычлык, татулык символы булган пар күгәрчен сынына лаек булды. Соңгы июнь ае йомгагында да 25нче форма анализлары буенча, пар күгәрчен сыны җирлек башлыгы Зиннәт Әхмәевкә тапшырылды.

Зиннәт Зиннур улы үз чыгышында җирлек эшчәнлеге белән таныштырды.


4
август, 2020 ел
сишәмбе

3 августтан 14 августка кадәр Казан, Чаллы шәһәрләрендә  һәм республиканың 17 муниципаль районы халкы белән очрашулар узачак.

 Бүген сишәмбе брифингы район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов рәислегендә гамәлләштерелеп, чарада сүз Актаныш районының комплекслы үсеше, алып барылган төзелеш эшләре, алдагы перспективалар хакында барды.

Искәртеп үтәбез, Актанышта бу хәрәкәт 2013 елда ук башланган иде. Шул вакыт эчендә 18 күпфатирлы йорт аерым җылыту казаныннан файдалана башлады. Бу яңалыкны татып караучылар бүген аның нәтиҗәлелеге хакында әйтә.

 

Өч рәтле йөгерү юлы да буш тормас дип өметләнә җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов.

Сүзем Түке авылы уртасында сафка басып килүче мини-стадион хакында. Бүген биредә эш кайный – районның подрядчы оешмалары түкелеләргә инде якын арада спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырырга ниятли.

Быелгы урып-җыю сезонын Актаныш районы 91 берәмлек комбайн белән “җиңеп чыгарга” исәп тота. Кыр корабларының штурваллары исә еллар дәвамында сыналган механизаторларыбыз кулында.

Бөтен районны колачлаган чүплекләрне күмәк төстә бетерүгә әллә ни күп вакыт та үтмәде - кайбер җирлекләрдә чүплекләр янә баш калкытты. Тик хәзер авыл чүплекләре яшерен тормыш рәвеше “алып бара”.

Район үзәгендә урнашкан оешма-предприятиеләр арасында барган футбол чемпионаты үз җиңүчеләрен билгеләде. Чемпион җиңүчесе булып Актаныш спорт мәктәбе танылды. Икенче урында – кече нефть компаниясе командасы. Өченче урында - мәдәният бүлеге егетләре.

Җиңүчеләрне район башлыгы Энгель Нәвап улы тәбрикләп, командаларга кубок, грамота һәм медальләр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International