25 форма нәтиҗәләре буенча Усы җирлеге берничә тапкыр ктынычлык, татулык символы булган пар күгәрчен сынына лаек булды. Соңгы июнь ае йомгагында да 25нче форма анализлары буенча, пар күгәрчен сыны җирлек башлыгы Зиннәт Әхмәевкә тапшырылды.

Зиннәт Зиннур улы үз чыгышында җирлек эшчәнлеге белән таныштырды:
Җирлегебезнең берничә тапкыр уңай яктан бәяләнүе җирлектә хокук саклау, тәрбияви чараларның үз югарылыгында булуын күрсәтәдер. Әлбәттә, җирлегебез кечкенә. Кечкенә булса да үз кыенлыкларыбыз җитәрлек, ягъни ике авылыбызның ике хуҗалык белән хезмәттәшлеге генә дә һәр оештыру чараларында авырлыкларны сиздерә. Җирлегебездә барлык социаль объектлар да, халык, балалар саны аз булуга карамастан, эшләп киләләр. Рәхмәт Президентыбызга, хөкүмәтебезгә, район җитәкчелегенә, бүген җирлегебездәге шушы объектларны финанслап, эшчәнлеген алып баруда ярдәм итүләренә. Җирлегебездә ике җәмәгать үзәге, 2 медпункт, 1 башлангыч класслар мәктәбе, 1 төп гомуми белем бирү мәктәбе, почта, 2 балалар бакчасы, 2 кибет, 2 мәчет эшләп киләләр. Һәр оешмада да эшләү өчен барлык мөмкинлекләр тудырылган.

Бүген, ниһаять, Усы авылына да өлешчә булса да асфальт юл эшләнелә. “М-7 – Усы” юлы инде эшләнеп бетү стадиясендә. Ничә еллар көткән Актаныш-Усы юлына күпер эшләнелә. Бу җирлегебез өчен зур бүләк дип кабул итәбез һәм Президентыбызга, хөкүмәтебезгә җирлек халкы исеменнән зур рәхмәтләремне җиткерәм. Бүген үзара салым акчаларына зират коймалары тотыла, урамнарга комнар салына, урам утлары, су юллары карала. Саннарга тукталганда, җирлегебездә барлыгы 494 кеше яши, шуның эченнән эш көчендәгеләр 281, 18 яшькә кадәр балалар 82, әлбәттә, күбесе авылда тормый(студентлар, пропискада авылда булып шәһәрләрдә яшәүчеләр). Пенсионерлар 131, ир-атлар 249, хатын-кызлар 245. Шуның эченнән бала табу яшендәгеләр 100. Саннар “Урра!” кычкырырлык булса да, җирлегебездә эш урыннары булмау, бу төр халыкларның төрле җиргә сибелеп яшәүләренә китерә. Бигрәк тә Качкын авылында. Агымдагы елның 6 аенда җирлегебездә 3 кеше бакыйлыкка күчте. Үлүчеләр арасында эш яшендәгеләр булмады, барысы да олы яшьтәгеләр. 2 бала туды һәм 1 бәби туарга тора. Быелгы коронавирус авыруы белән бәйле карантин чоры күп кенә профилактик күзәтүләрне кичектерде. Флюорография, маммография, диспансеризация кебек күзәтүләрне әле үтәсебез бар. Пневмония авыруы җирлегебездә күп кенә кешеләрне аяктан екса да, барысы да исән-сау терелеп киләләр, һәм аларга терелеп бетүләрен телибез.

Бу яртыеллыкта хокук бозулар, гаилә низаглары, үз-үзенә кул салулар, янгыннар, суга батулар булмады. Бу вәзгыять, әлбәттә, җирлегебездә эш оештыруда барлык оешмалар, җәмәгать советлары белән килешеп, аңлашып эшләүнең нәтиҗәсе дип әйтәсе килә. Җирлегебездә Ветераннар Советы, Хатын-кызлар Советы, балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе эшчәнлеген уңай яктан бәяләп үтәм. Шулай ук авыл медикларының эшчәнлеге дә мактауга лаек. Усы фельдшеры Әхмәева Гөләмдәм белән гаилә подряды булып инде 40 ел халкыбызга хезмәт иттек һәм күпме кешенең гомерен саклап калганыбызны үзебез генә беләбез. Җирлегебездә спиртлы эчемлекләрнең аз сатылуы да - җәмәгать тәртибенең уңай торышы нәтиҗәсе. Бер кешегә 2019 елда 1,5л, 2020елда 0,67л. спиртлы эчемлек сатылган. Җирлегебездә халкыбызның иманга килүе дә тәртипсезлекләрнең кимүенә китерде. Бүген һәр ике авылда да иман йортлары эшләп килә, халкыбыз дингә тартыла. Халкыбыз зурлап Корбан гаетен, барлык саклану чараларын күреп, бәйрәм итте. Инде 1987нче елдан бирле шушы вазыйфада җирлегемдә халкыма хезмәт иткәнмен икән, димәк, мин әле халкыма кирәк дип саныйм. Инде 4 чакырылыш буена мина ышаныч белдергән Усы авыл җирлеге халкына, җирле депутатларга чын рәхмәтләремне җиткерәсем килә. Чыннан да аңлашып эшләдек һәм эшлибез. Әлбәттә, җитешсезлекләр дә күп әле. Бигрәк тә Качкын авылында су мәсьәләсен хәл итеп бетерәсе бар. Алда тагын җирле сайлаулар көтелә. Бу сайлауларда да җирлек халкы актив катнашып, үз гражданлык позицияләрен, бердәмлекләрен күрсәтер дигән ышанычта калам. Барыбызга да исәнлек-саулык, уңышлар телим.