УРТАК АКЧАГА – СПОРТ МӘЙДАНЧЫГЫ: Бик тиздән Түке җирлеге халкы волейбол-баскетбол кебек уеннарны үз авылларында уйный башлаячак

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Өч рәтле йөгерү юлы да буш тормас дип өметләнә җирлек башлыгы Рамил Нуртдинов.

Сүзем Түке авылы уртасында сафка басып килүче мини-стадион хакында. Бүген биредә эш кайный – районның подрядчы оешмалары түкелеләргә инде якын арада спорт мәйданчыгын файдалануга тапшырырга ниятли.



Гади генә авылда шәһәрнекеннән ким булмаган спорт үзәге булыдыру идеясен халык үзе үк тәкъдим иткән. Үзара салым акчаларының бер өлешен әлеге төзелешкә салырга ризалык та биргән алар. Төгәлрәк әйткәндә, 250 меңгә якын үзара салым акчасы шушы максатларга тотыла.

Төп төзелеш эшләре исә Республикадан алынган былтыргы грант акчаларына башкарыла. Аның күләме – 1 500 000 сум.



Берничә социаль объектны колачлаган күпфункцияле үзәкнең артында моңа кадәр буш урын иде. Агач-куаклар үсеп утырган урынны без шул рәвешле файдаланырга исәпләдек. Халык мини –стадион идеясен хуплап чыкты. Алай гына да түгел, стадионның бер өлешенә тренажерлар кую теләге дә туды – бу максаттан без янә үзара салым акчаларына мөрәҗәгать иттек. 150 мең сумлык спорт инвентарьлары сатып алынган, алар мәйданчыкның әзер булуын гына көтә, - ди җирлек башлыгы.

Әлбәттә, бөтен эшне дә акча түләп кенә башкарып чыгу мөмкин түгел. Шуңа күрә дә түкелеләр мини-стадионны өмә җыеп койма белән әйләндереп алырга исәпли.

Иң мөһиме, әлеге спорт объекты Түке җирлеге халкына хезмәт итсен иде. Сәламәтлеген ныгытырга теләүче өлкәннәрнең дә, спорт белән шөгыльләнергә теләүче балаларның да, гомумән, һәр гаиләнең актив ял итү урынына әверелсен иде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International