АЛАР КУЛЫНДА – ИКМӘК ЯЗМЫШЫ: “Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсе механизаторы Алмаз Галләмовның эш күрсәткече – 6 000 центнер

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Быелгы урып-җыю сезонын Актаныш районы 91 берәмлек комбайн белән “җиңеп чыгарга” исәп тота. Кыр корабларының штурваллары исә еллар дәвамында сыналган механизаторларыбыз кулында.

“Әнәк” агрофирмасының Әтәс бүлекчәсендә дә икмәк язмышын хәл итүдә мөһим роль уйнаган ныклы буын эшли. Алар “Актаныш игенчесе” дигән мактаулы исемне маңгай тире белән яулаган җир уллары.

Ел саен алдынгы механизаторлар сафында баручы Алмаз Галләмовның быел да эш күрсәткечләре югары. Урып-җыю башланганнан бирле аралыкта ул бүлекчәдә әйдәп баручы комбайнчы. Кампания башыннан ул 6 000 центнер икмәк суктырган.

Хезмәт иясенең комбайн иярләвенә дә өч дистә елдан артык вакыт үткән.

- Ул елларны кем санаган инде!? Армия сафларыннан кайткач бер ел тракторда эшләдем дә, аннан соң комбайнга күчтем. Шуннан бирле мин һәр урып-җыю чорын басуда каршы алам, - ди ул үзе.

Шушы һөнәрне сайлавына беркайчан да үкенмәгән Алмаз әфәнде. “Ике кулыңа бер эш булырга тиеш!”, - ди авыл җанлы райондашыбыз.

Быелгы урып-җыю кампаниясен өметле дип саный төрле елларны күргән механизатор.
- Игеннәр яхшы. Техника төзек. Эшлисе килеп,үзара ярышып эшлибез!- ди ул.

Эш кешесенең сүз озайтып торырга вакыты тар – иген язмышы хәл ителгән мәлдә озаклап сөйләшеп тормады Алмаз Галләмов. Бункердагы икмәкне бушаткан арада гына бераз тын алды да, комбайнына утырып, алтындай җәйрәп яткан иген диңгезенә кереп югалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International