Моннан дүрт-биш ел чамасы элек Актаныш районы җирлекләрендә авыл чүплекләре бетерелеп, үзенә күрә бер "революция" кичергән идек. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында тутырылган чиләген күтәреп авыл чүплегенә йөгерергә ияләнгән халык чүплексез авылны кабул итә алмый да торды берара. Яңалыкны шактый авыр кабул итсәк тә, барыбер ияләштек. Хәер, ияләшкән кебек кыландык кына, ахры. Чынлыкта исә "чүплек реформасы" белән килешмәүчеләр чүптән котылуның яңа формасына буйсынмаган булып чыкты.
Бөтен районны колачлаган чүплекләрне күмәк төстә бетерүгә әллә ни күп вакыт та үтмәде - кайбер җирлекләрдә чүплекләр янә баш калкытты. Тик хәзер авыл чүплекләре яшерен тормыш рәвеше “алып бара”. Юкса, югарыга аларның сөрдереп күмелүе турында хәбәр ителгән, “чүплек реформасы” гөрләгән еллардагы фотолар да шуны “дәлилли”. Хисап җыелышларында җирлек башлыклары әле дә чүплекләрнең бетерелүе хакында сөйләп, күкрәк суга, бездә чүплекләр юк, дип хисап тота алар. Ә чынлыкта алар бер кая да китмәгән, алай гына да түгел – кайбер җирлекләрдә чүплекләр “чәчәк атып” ята.
Актаныш районы территориясендәге дүрт авыл җирлегендә реформа җиленә буйсынмаган чүплекләр бүген дә бар. Тик болары – авылга “сыймаган”, каяндыр тишелеп читкә чыккан, я булмаса җирлек башлыклары үзләре чаң сугып хәбәр биргән чүплекләр саны гына. Иманым камил, рөхсәтсез барлыкка килгән чүп түгү урыннары һәр җирлектә бар. Тик без аларны әле дә булса яшерү белән шөгыльләнәбез. Эчтән калтыраса калтырый җирле хакимнәр, әмма авыл пычрагын читкә чыгармыйлар. Һәм шу рәвешле халыкка гына түгел, үзләренә дә “аю хезмәте” күрсәтәләр.
Инде юкка чыгарылган чүплекләрнең өсләрен яшел үлән каплап китәрлек вакыт үткәч, нигә һәм каян кабат барлыкка килә соң алар? Сорауны җирлек халкына гына түгел, җирлек башлыкларына да юллау урынлы булыр кебек.
Актаныш районында авыллардагы чүпләрне җыю белән махсус оешма шөгыльләнә. Ай саен халык бу хезмәткә ярыйсы гына хак та түли. Тик нигә һаман чүплекләрнең тамырына балта чабылмый соң?
Беренче сәбәп – җирлекләрдә әле дә тиресне урнаштыру проблемасы хәл ителмәгән. Икенчесе – сүтелгән, иске каралты-кураны “Гринта” оешмасының техникасына салып Актанышка озатып булмый – аның өчен өстәмә түләргә кирәк. Өченче сәбәп – “бер тапкыр чүпне якын-тирәгә түккәннән, берни дә булмый”, - дигән ялгыш фикер.
Соңгысы аеруча борчый. Авылда әнә шулай фикер йөртүчеләр өй рәте саен булса, бер очрак йөзгә әйләнә дә инде.
Әлбәттә, авылларда яңадан яңарган чүплекләр өчен җирлек башлыгын башыннан сыйпап, рәхмәт әйтмиләр. Әйтмәячәкләр дә! Җирлектәге һәр уңай һәм тискәре үзгәрешләргә беренче чиратта алар җаваплы. Чүплекләр - тискәре үзгәреш!
Иң кызыгы, җирлек башлыклары чүплеккә юл сапкан авылдашларын якынча чамалыйлар. Тик менә вакытында чарасын күрмиләр. Юкса хәзер бит иксез-чиксез мөмкинлекләр заманында яшибез, җәмәгать! Чүплек урынына кача-поса чүп түгүчене фотога төшерер өчен Актаныштан яисә Яр Чаллыдан фотограф чакырырга кирәкми – кулларда затлы телефоннар бар. Аннан килеп, Актаныш районының административ комиссиясен дә ярдәмгә чакырып була. Вакытында ясалган кисәтү, төзелгән беркетмә күпме авылларны - экологик катастрофадан, җирлек башлыкларын өстәмә чыгымнардан саклап калыр иде. Тик...
“Исе “ еракларга таралган чүплекләр белән махсус рәвештә танышып кайттык. Шуннан соң әллә чүп түгү өчен халыкка җирлек башлыклары үзләре үк мөмкинлек тудырамы дигән бөтенләй үк “сәламәт булмаган” фикер килде башка. Ни өченме? Беренчедән, чүплекләргә илтүче юллар келтерәп тора, алардан җырлап бармалы! Икенчедән, дүрт авылның берсендә дә чүплекләр хасил булган урыннарда “Чүп түгү тыела” дигән аншлаглар юк. Өченчедән, чүплекләр пәйда булганнан соң бер генә кешегә карата да беркетмә төзелмәгән. Уйланырлык урын бар монда, җәмәгать.