Быел Актаныш үзәгендәге 57 күпфатирлы йорт шәхси җылыту системасына күчә

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Искәртеп үтәбез, Актанышта бу хәрәкәт 2013 елда ук башланган иде. Шул вакыт эчендә 18 күпфатирлы йорт аерым җылыту казаныннан файдалана башлады. Бу яңалыкны татып караучылар бүген аның нәтиҗәлелеге хакында әйтә.

Быел исә 1 260 фатир хуҗасы кышны үз җылыту системасы белән каршы алачак. Эш барышында җитди тоткарлыклар юк. Билгеләнгән срокларга фатирлар җылына башлаячак, дип ышандырды бу уңайдан “Яран” торак-милекчелек ширкате җитәкчесе Рәшит Тимер улы Фәрдиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International