Яңгырлар 2020 ел икмәген җыйнап алуда күпмедер тоткарлык тудырса да, районыбызда урып-җыю эшләре дәвам итә. Актаныш максималь кыска срокларда һәм югалтуларсыз 2020 елның уңышын җыеп алуга йөз тота.
Оператив мәгълүматларга караганда, район буенча көзге бодай 3 950 гектарда суктырылган, арпа 1 300 гектарда чабылган, 245 гектарда арыш суктырылган, 1 100 гектарда борчак культурасы алынган. Борчакны тулысынча алып бетерүче хуҗалыклар исемлегенә “Чәчер” җәмгыяте кушылып, өч хуҗалыкта бу культура җыйнап бетерелгән.