3 август көнне исә Актаныш оешма-предприятиеләр арасында барган турнирга йомгак ясады.
.jpg)
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү.
Бүгенге сишәмбе брифингы "Актаныш районының комплекслы үсеше, алып барылган төзелешләр, алдагы перспективалар" дигән темага узды.
Төзелеш өлкәсендә алып барылган комплекслы эшчәнлек турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гарипов сөйләде.
Газлаштыру, сулаштыру программасы буенча 2020 елда эшләнгән һәм эшлисе эшләр белән директоры Әбүгали Рафоат улы Шакиров таныштырды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында алып барылган эшчәнлек, яңалыклар, төзекләндерү буенча “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ директоры Римма Зыя кызы Кустова, “Яран” торак-милекчеләр ширкатендә төзекләндерү, төзелеш эшләре барышы, үзгәрешләр хакында “Яран” торак-милекчелек ширкате җитәкчесе Рәшит Тимер улы Фәрдиев хисап тотты.
Хөрмәтле райондашлар! Сезне 7 август – җомга көнне кичке 18 сәгатькә “Яшьлек” яшьләр үзәге каршындагы мәйданга(Актаныш авылы, Юбилей урамы, 4.) фикер алышуга чакырабыз. Иске Идел елгасы яр буен сез нинди итеп күрергә телисез? Үзегезнең тәкъдим-фикерләр белән катнашып, проектны камилләштерү, халык өчен тагын да уңайлырак итү өчен сөйләшүгә рәхим итегез.
Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева, методистлар катнашында район мәктәпләренең 2019-2020 нче уку елында алып барылган эшчәнлегенә анализ ясала. Мәктәп директорларының ачык хисаплары барышында мәктәпнең киңкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Мәктәп һәм укытучыларның проект эшчәнлекләренә нәтиҗә ясала. Укытучыларның һәр предмет буенча белем бирү сыйфатына укучыларның ЕГЭ баллары нәтиҗәләренә карап бәя бирелә.
Райондашыбыз, вокал буенча педагог, дөньяга асыл җырчылар, зур сәнгать әһелләре әзерләп чыгарган чын мөгаллим, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Джон ага Мусин бүген үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала.
52 ел укытучыларга музыка дөньясының серләрен төшендергән Джон Әхмәт улы бүген якыннарыннан, йөзләгән укучыларыннан котлаулар кабул итә.
Җор телле Джон Мусин үзен Бөек Җиңүнең яшьтәше дип атый. Шуңа күрә дә быелгы ел аның өчен аеруча истәлекле.
Хөрмәтле Джон Әхмәт улы, Сезне ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык, аяз күкләр телибез Сезгә!
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
18 сәгатьтән, 3 августтан 18 сәгатькә кадәр. 2020 елның 4 августы.
2020 елның 4 августында Татарстан Республикасы территориясендә урыннар белән түбәндәгеләр көтелә:
төнлә-иртән томан, яшен; төнлә-көндез көчле төньяк-көнчыгыш җиле 15-20 м/с ка кадәр җитә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Яшен вакытында:
Әгәр дә сез, велосипедта яки мотоциклда икән, яшен яшенләгәндә, хәрәкәт итүдән туктагыз һәм үз транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта яшен туктаганын көтегез. Автомобильдә йөрүне дә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника да эштән чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм яшен киткәнен көтәргә кирәк.
Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтта) ятып торырга киңәш ителә. Сезнең янда елгалар, күлләр яки буалар булмасын иде, чөнки су - яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.
Машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында игътибарлы булырга.
Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда аеруча сак булырга кирәк.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар!Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Көндез һәм кич 3 августта урыны белән Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар көтелә, төньяк-көнчыгыш җиленең кыска вакытлы көчәюе 15-20 мс.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча Булекчәсе 1 августтан 2019 елда эшләгән пенсионерларның пенсияләрен гариза алмыйча гына арттыра
Актаныш районының зәңгәр беретлы егетләре быел һава-десант гаскәрләре көнен аеруча зур дулкынлану, җилкенү белән каршы алды. Ниһаять, быелдан аларның рәсми очрашу урыны булачак – бүген Актаныштагы Җиңү паркында десантчыларга һәйкәл ачылды.
.jpg)