Райондашыбыз, вокал буенча педагог, дөньяга асыл җырчылар, зур сәнгать әһелләре әзерләп чыгарган чын мөгаллим, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Джон ага Мусин бүген үзенең 75 яшьлек гомер бәйрәмен каршы ала.
52 ел укытучыларга музыка дөньясының серләрен төшендергән Джон Әхмәт улы бүген якыннарыннан, йөзләгән укучыларыннан котлаулар кабул итә.
Җор телле Джон Мусин үзен Бөек Җиңүнең яшьтәше дип атый. Шуңа күрә дә быелгы ел аның өчен аеруча истәлекле.
Хөрмәтле Джон Әхмәт улы, Сезне ихлас күңелдән олуг юбилеегыз белән котлыйбыз. Киләчәк тормышыгызда ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, бәхет-шатлык, аяз күкләр телибез Сезгә!