Бүгенге сишәмбе брифингы "Актаныш районының комплекслы үсеше, алып барылган төзелешләр, алдагы перспективалар" дигән темага узды.
Төзелеш өлкәсендә алып барылган комплекслы эшчәнлек турында район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гарипов сөйләде.
.png)
Газлаштыру, сулаштыру программасы буенча 2020 елда эшләнгән һәм эшлисе эшләр белән "Сугаз" ҖЧҖ директоры Әбүгали Рафоат улы Шакиров таныштырды.
.png)
Торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында алып барылган эшчәнлек, яңалыклар, төзекләндерү буенча “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ директоры Римма Зыя кызы Кустова,
.png)
“Яран” торак-милекчеләр ширкатендә төзекләндерү, төзелеш эшләре барышы, үзгәрешләр хакында “Яран” торак-милекчелек ширкате җитәкчесе Рәшит Тимер улы Фәрдиев хисап тотты.
.png)
Актаныш районының инфраструктур-перспектив үсеше, алга куелган бурычларны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Илүс улы Гарипов аңлатты.