Элиталы гаскәрләр, “зәңгәр беретлар” дип йөртәләр халыкта Русия гаскәрләренең горурлыгын, анда – Һава-десант гаскәрләренә һәр үсмер эләгергә хыяллана.
Актаныш районының зәңгәр беретлы егетләре быел һава-десант гаскәрләре көнен аеруча зур дулкынлану, җилкенү белән каршы алды. Ниһаять, быелдан аларның рәсми очрашу урыны булачак – бүген Актаныштагы Җиңү паркында десантчыларга һәйкәл ачылды.
Актаныш районында “десантчы” исемен горур йөрткән Ватан сакчылары шактый. Алар төрле елларда һава-десант гаскәрләрендә хезмәт иткән, ләкин аларны әлеге төр гаскәрләргә тугрылык, элиталы армиядә хезмәт итү горурлыгы берләштерә.
Ел саен, 2 августта районда яшәгән элекке десантчылар төркеме бергә җыела һәм үзләренең һөнәри бәйрәмен – Һава-десант гаскәрләре көнен билгели. Һава-десант гаскәрләре флагы белән урам әйләнү - десантчылар өчен изге гамәл.
"Бездән башка беркем түгел" дигән легендар девиз ияләре өчен быелгы 2 август – икеләтә бәйрәм. Россиянең десантчылары бүген Һава-десант гаскәрләре оешуның 90 еллык юбилеен каршы ала. Актанышлылар исә шушы датага туры китереп десантчыларга багышланган һәйкәлне сафка бастырды. Күптән күңелләрендә йөрткән хыялларын чынга ашырды алар. Афәрин, егетләр!
Һәйкәл булдыру тәкъдиме белән беренчеләрдән булып гаскәрдәшләренә Актаныш егете Илшат Әндерҗанов чыга. Һава десанты гаскәрләре сафларында хезмәт иткән райондашларыбыз бу тәкъдимне “биш куллап” хуплый. Кыска срокларда Җиңү паркында парашют куполы сурәтләнгән, еллардан-елларга күчеп, “канатлы” сүзгә әверелгән “Бездән башка беркем түгел!” дигән девиз уеп язылган һәйкәл торгызыла – зәңгәр беретлылар янә бер тапкыр бердәмлекләрен, елларга сузылган ныклы дуслыкларын шул рәвешле исбатлый.
Һәйкәлне сафка бастыру өчен матди чыгымнарны десантчылар тулысынча үзәре күтәрә. Әлеге изге эшкә алтмыштан артык десантчы – райондашыбыз катнашкан. Минзәлә районыннан ярдәм кулы сузган хәрбиләр дә бар. Тамчыдан күл җыелган кебек, бердәмлектән мәңгелек хәтер торгызылды Актанышта.
Райондашыбыз, “Әнәк” агрофирмасында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча директор урынбасары булып хезмәт куйган Радик Гәрәев әлеге һәйкәлне сафка бастыруның оештыру эшләрен башкаручыларның берсе. Ул бүген һәйкәл өчен Җиңү паркыннан урын биргән район җитәкчелегенә, килештерү, оештыру, транспорт мәсьәләләрен чишәргә ярдәм иткән оешмаларга, һәркемгә барлык десанчылар исеменнән олы рәхмәтен белдерә.
БЕЗНЕҢ БЕЛЕШМӘ: Актаныш районында яшәүче десантчылар әлеге һәйкәлнең мөһимлеген ассызыклый бүген. Җиңү паркына өстәмә ямь биреп торачак әлеге объект Казан шәһәрендә эшләнгән. Якынча суммасы – 200 мең сум.