Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева, методистлар катнашында район мәктәпләренең 2019-2020 нче уку елында алып барылган эшчәнлегенә анализ ясала. Мәктәп директорларының ачык хисаплары барышында мәктәпнең киңкырлы эшчәнлеге яктыртыла. Мәктәп һәм укытучыларның проект эшчәнлекләренә нәтиҗә ясала. Укытучыларның һәр предмет буенча белем бирү сыйфатына укучыларның ЕГЭ баллары нәтиҗәләренә карап бәя бирелә.