АКТАНЫШТА ФУТБОЛ ЧЕМПИОНАТЫ: Оешмалар туп тибә - стадион гөр килә!

2020 елның 4 августы, сишәмбе

Актанышның Баян Дәүләтов исемендәге үзәк стадионы бер генә көндә буш тормый. Райондашларыбыз сәламәт яшәү рәвешенә ныграк тартыла дигән сүз бу. Июль аеннан башлап биредә район үзәгендә урнашкан оешма-предприятиеләр катнашында футбол чемпионаты бара. Чемпионатка, узган елгы кебек үк, 8 оешма-предприятие команда тәкъдим иткән иде, юкса башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге һәр оешмага аерым чакыру җибәргән иде. Шул рәвешле, район хакимияте, Түбән Кама сусаклагычын эксплуатацияләү идарәсе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, “Лачын" боз-спорт сарае, кече нефть компаниясе, район үзәк хастәханәсе, мәдәният бүлекләре арасында гына дәвам итте футбол чемпионаты.

3 август көнне исә Актаныш оешма-предприятиеләр арасында барган турнирга йомгак ясады.

Җиңүче титулы өчен спорт мәктәбе һәм Татарстанның кече нефть компанияләре көч сынашты. Уен барышын җанатарлар белән беррәттән район башлыгы Энгель Фәттахов та тамаша кылды.

Уенның алтынчы минутында нефть компаниясе капкасына кертелгән туп исәбен команда 15нче минутта тигезләде. Шулай да беренче таймда уңыш спорт мәктәбенә елмайды. Икенче таймда исә исәп үзгәрешсез калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International