ЯҢАЛЫКЛАР


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елга һәм яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләү шартларында беркетелгән йөкләмәләрне гамәлгә ашыру максатларында Комитет тарафыннан ведомствоның рәсми сайтында Гражданнар арасында сораштыру үткәрү өчен анкета формалаштырылды. (https://monitoring.tatarstan.ru/izuchenie-mneniya-naseleniya-o-bitovoy-korruptsii-.htm)

 

Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия «Татнефть» компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Унбишенче юбилей бәйгесе елында Роберт Сәләхиев «Йөрәгемдә яшисең» шигырьләр җыентыгы өчен әлеге бүләккә лаек дип табыла.

Иске Әлем авылында яшәүче тыл ветераны Шәрипов Галимҗан Шәрип улына бүген 90 яшь тулды. Аны олуг юбилее белән котларга Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Лиана Сираева, җирлек башлыгы Дилбәр Әнвәрова килделәр Лиана Рамил кызы юбилярга илбашы Владимир Путинның тәбрикләү хатын һәм район башлыгының котлау открыткасын, истәлек бүләген тапшырды.

Бүгенге бәйрәм көнендә юбиляр якыннары белән беррәттән район җитәкчелегеннән дә котлаулар кабул итте. Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова туган көн иясен котлап, юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм район башлыгы Энгель Фаттаховның тәбрик открыткасын, күчтәнәч кабын тапшырды. Районның мәгариф хезмәткәрләре профсоюз комитеты җитәкчесе Айрат Кәрамов Сәяф агага ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге теләде.

17нче октябрь көнне райондагы Әфган һәм Чечня сугышы ветераннары Татар Ямалысы авылында очрашты. Очрашуның максаты: 2005 елда контракт нигезендә Чечня Республикасында хәрби хезмәт үткән Илнур Ирек улы Нургалиевнең исемен мәңгеләштерү. Ул 2006 елның декабреннән 2007 елга кадәр тынычлык урнаштыру өчен кораллы Грузия-Абхаз конфликты зонасына китә. Кызганычка каршы, райондашыбыз 2007 елның 13 гыйнварында хәрби задание үтәгәндә һәлак була.


18
октябрь, 2020 ел
якшәмбе

Бәйрәм көнендә юл хуҗалыгы эшчәнлегендә катнашкан барлык хезмәткәрләргә һәм һөнәрләренә тугры калган ветераннарга намуслы тырыш хезмәтегез өчен тирән рәхмәтемне, олы хөрмәтемне белдерәм. Һәркайсыгызга ныклы сәламәтлек, зур уңышлар, гаилә иминлеге, бәхет телим. Сез салган юллар район халкына иминлек кенә китерсен!


17
октябрь, 2020 ел
шимбә

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

18 сәгатьтән  17 октябрьның  18 сәгатькә кадәр  2020 елның 18 октябрьга Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

Иртән, 2020 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән 15-18 м/с көчле җил көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

2020 елда Татарстан Росреестры һәм ТР Кадастр палатасы 18 мәктәпкәчә учреждение исәпкә куйган, шул исәптән Казанда - 5 балалар бакчасы, гомуми саны 1,5 мең урын булган, шулай ук Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Яшел Үзән һәм республиканың кайбер районнарында мәктәпкәчә учреждениеләр кадастр исәбенә куелган.

Район үзәгендәге оешма-предприятие хезмәткәрләре чисталык өмәсен җомга көнне үк башлап җибәрде. Көннең икенче яртысында Актаныш урамнарында яфрак җыючыларны күпләп очратырга мөмкин иде.  Капчык-капчык җыелган чүпне  махсус техника полигонга озата торды.  Иртәгә исә өмә дәвам итәчәк. Җирлекләр дә районкүләм чарага катнашыр дип көтелә.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 17 октябрендә төнлә һәм иртән урыны белән көчле җил көтелә, көчәйгәндә 15-16 м/с кадәр

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.  

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International