19 октябрьдә КФУда Актаныш авылы «Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат " ның 9-11 сыйныф укучылары булды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге чаралар Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының сәләтле укучыларга ярдәм итү, шулай ук алар белән һөнәри юнәлеш бирү эшен көчәйтү һәм КФУга укуга җәлеп итү максатларында үткәрелә.
Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2020 елның 6 августында кабул ителгән 1191 номерлы карары буенча коронавирус белән зарарланган яисә авыру йоктырган дигән шикле пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренең агымдагы елның 1 гыйнварыннан 30 сентябренә кадәрге чорда хезмәт стажы махсус тәртиптә исәпләнә
Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе агымдагы елның 31 декабренә кадәр эшләүче һәр хезмәткәр эш белән тәэмин итүчегә традицион кәгазь яисә электрон хезмәт кенәгәсен сайлавы турында гариза бирергә кирәклеген искә төшерә
Дәүләт Думасында Гомумроссия тавыш бирүдә гражданнар тарафыннан хупланган Конституциянең яңа нормаларын үтәү йөзеннән Россия Президенты керткән закон проектлары өстендә эш дәвам итә.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина: «Узган атнада Хөкүмәт, Конституция Суды һәм прокуратура турындагы законнарның яңа конституциячел нигезләмәләренә туры килә торган инициативалар беренче укылышта кабул ителде. Алга таба РФдә суд төзелеше турындагы законнарга, Дәүләт Советы статусын, конституциячел дәүләт органы буларак, закон проектына, РФ Конституциясенең өстенлеге турындагы төзәтмәләргә, тагын 110 закон актына, шул исәптән граждан, гаилә, Җинаять-процессуаль кодексларга, Административ суд эшчәнлеге кодексына, Арбитраж һәм Граждан процессуаль кодексларына үзгәрешләр кертеләчәк. Алар барысы да өстенлекле тәртиптә каралачак".
Көн саен Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә күчемсез милек белән исәп-теркәү эшләрен башкаруга якынча ике мең ярым гариза килә, шуларның 300 дән артыгы - ипотеканы теркәүгә, шул исәптән ташламалы шартларда.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан агымдагы елның апреленнән башлап 6,5% ставкасы белән старт алган, яңа төзелешләр өчен 4 287 ипотека теркәлгән. Шул ук вакытта соңгы өч айда иң зур активлык күзәтелә: июль аенда-958, август аенда – 890, сентябрьдә 907 ипотека теркәлгән. Октябрьнең беренче ике атнасында ук-779! Чагыштыру өчен: май аенда – 300 гә якын, июньдә 450 дән артык ипотека теркәлгән. Соңгы айларда Татарстанда ташламалы ипотекага сорау ике-өч тапкырга арткан.
“Халык контроле” дәүләт информацион системасына Актаныш авылыннан чираттагы шикаять шушы көннәрдә уңай хәл ителде. Муса Җәлил урамындагы асфальтның коточкыч начар, юлдагы чокыр-чакырларның искиткеч күп булуыннан зарлана хат язучы.
Актаныш районы башкарма комитеты тарафыннан “Муниципаль юлларны карап тоту һәм ремонтлау” фондыннан финансланып, урам тулысынча төзекләндерелде.
.png)
"Татарстан Республикасы радиотелевизион тапшыру үзәге" Генераль дирекциясе раслаган 2020 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, Татарстан Республикасы Актаныш районының Иске Теләкәй авылы филиалы объектында 2020 елның 20 октябрендә 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр, шулай ук 2020 елның 21 октябрендә Татарстан Республикасы Актаныш районының Бурсык авылы территориясендә 9.00 дән 15.00 сәгатькә кадәр аналог («ТНВ» ТРК АҖ) һәм цифрлы эфир телерадиотапшырулар программаларын өзеп тору белән планлы ремонт эшләре башкарылачак.
Бөтендөнья Чиста куллар көне (Global Handwashing Day) ел саен 15 нче октябрьдә билгеләп үтелә. Ел саен үткәрелә торган Бөтендөнья Чиста куллар көненең төп максаты - кешеләрне гадәтләрне үзгәртүдә катнашуга җәлеп итү, кулларны сабын белән юуның күп санлы авырулар белән нәтиҗәле көрәшергә ярдәм итүен күрсәтү.