Район үзәгендәге оешма-предприятие хезмәткәрләре чисталык өмәсен җомга көнне үк башлап җибәрде. Көннең икенче яртысында Актаныш урамнарында яфрак җыючыларны күпләп очратырга мөмкин иде. Капчык-капчык җыелган чүпне махсус техника полигонга озата торды. Иртәгә исә өмә дәвам итәчәк. Җирлекләр дә районкүләм чарага катнашыр дип көтелә.