ЯҢАЛЫКЛАР


18
ноябрь, 2020 ел
чәршәмбе

16-17 ноябрь көннәрендә Әгерҗе шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә мини-футбол ярышлары узды. Сигез команда арасында Актанышның "Иман" спорткомплексы командасы мактаулы беренче урынны яулады. Команданың остазы- Кәшбразыев Салават Хәмит улы.

Суфия апа газизләре өчен җылысы беркайчан да сүрелми торган кояш булып гомер кичерә. Әнә бит, фотосурәткә төшкәндә иң нәни оныкчыгы да туктан яшьлек әбисе алдына – кояшның үзенә үрмәли.

"Россельхозбанк" белән бергә "Ак барс" банк та "Авыл ипотекасы" программасында катнаша. 

Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов Чаллы шәһәрендәге “Ростар” компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Район башлыгы Энгель Нәвап улы компания җитәкчелеге белән эшлекле сөйләшүдә катнашты.
Белгәнебезчә, Актанышның агрегат заводы КамАЗ автомобильләр заводына егермедән артык төрдәге деталь җитештерә. Тиздән үзебезнең завод "ROSTAR"- “Ростар” компаниясе белән дә хезмәттәшлеккә күчәчәк, шуңа бәйле рәвештә финанс-икътисади якны киңәйтү максаты куела.

17 ноябрь көнне район Советының утырышлар залында гамәлләшетерелгән сишәмбе брифингы авыл җирендә торак төзү, йорт, фатир сатып алуда банклар аша бирелүче ташламалы кредитлар темасына багышланды.

Актаныш районының олимпиада хәрәкәте буенча үзенең системасы формалашып килә. Узган елдан башлап фән олимпиадалары “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү базасында оештырыла. Укучыларның эшләре шул ук көнне район мәгариф идарәсеннән билгеләнгән укытучы-экспертлар тарафыннан тикшерелеп, җентекле анализ ясала. Шушы анализ нәтиҗәсендә укучыларның кайсы биремнәрне авыррак башкарганы ачыклана. Иң мөһиме, һәр фән буенча муниципаль этап җиңүчеләрен атаганда, укучыларның хаталары өстендә эшкә аерым урын бирелә. Ягъни укытучы-экспертлар бу хаталарны укучылар белән бергә төзәтә.

Актаныш районы җирлекләрендә "Торакта куркынычсызлык айлыгы" операциясе дәвам итә. Аңа 2 ноябрьдә старт биргелгән иде. Әлеге чара кысаларында рейдлар 30 ноябрьгә кадәр гамәлләштереләчәк. Шундый рейдларның чираттагысы  Аккүз авыл җирлегендә үтте. Актаныш һәм Минзәлә районара янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Илгиз Рәшитов, җирлек башлыгы Галина Имамова белән берлектә, ялгыз гомер кичерүче, өлкән яшьтәге гражданнарның яшәү урыннарында булып, аларга көнкүрештә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәрттеләр. Өлкәннәргә янгын куркынычсызлыгы чаралары буенча белешмәлекләр тапшырылды. Шулай ук әлеге гражданнарга йортларына автоном янгын извещателе куярга тәкъдим ителде, аның нәтиҗәлелеге турында мәгълүмат җиткерелде.

Район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова авыл башлыгы Марсель Әхмәтханов эшкә килгәндә авыл халкының аңа бик күп бурычларын йөкләвен дә искә алды. “Бу кадәр эшкә алынмас, качар сельсоветтан, дип уйлаган идем»,- ди. Марсель абый качарга уйламаган, киресенчә, эшнең җаен алып, авылга файда китерергә тырыша. Иске Айманда урамнар төрле тарафка таралып урнашкан. Урамнарны тоташтыра торган күпер- басмаларны яңартканнар. Авылга терәлеп торган нарат урманында чаңгы трассасы салыначак. Халык матурлыкны күрә, аңлый, тагын таләп итә: шул рәвешле бакча артындагы тигәнәкләр чабыла, тротуар җәелә, кайбер хуҗалар бәрәңге бакчасы артындагы коймасын профнастил белән тотып куя- ИСКЕ АЙМАН ЯҢАРА! Иске мәктәп территориясенә дә планнары бар башлыкның- Сабантуйлар үткәрә торган алма бакчасын ясарга исәбе. Исеме генә алма бакчасы, паркта алмасы да, грушасы да үсәчәк, авыл халкы рәхәтләнеп ял итә, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып күңелен ял иттерә торган урын булачак биредә.

12 ноябрьдән Актанышта фән олимпиадаларының муниципаль этабы старт алды. 2020-2021 уку елының олимпиада хәрәкәктенә укучыларыбыз яхшы әзерлек белән кереп китте. Традиция буенча, быел да һәр фән олимпиадасы үткәннән соң, мунципаль этапта җиңү яулаган һәм призер булып танылган укучылар район үзәгенә чакырылып хөрмәтләнә. 18 ноябрь көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында математика фәне буенча үткән олимпида нәтиҗәләре аталып, югары уңышка ирешкән укучылар бүләкләнде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International