Бүген Актаныш районының хөрмәткә лаек тагын бер шәхесе туксан яшьлекләр сафын тулыландырды. Озын гомер иясе Суфия Кәлимулла кызына үзенең юбилеен Татар Ямалысы җирлегенә караган Буаз-Күл авылында – кырык елдан артык гомер кичергән нигезендә каршылау бәхете насыйп булган.
Суфия Хуҗина тумышы белән Татар Суыксуы җирлегеннән. Балачагын, яшьлегенең чәчәккә йомарланган мәлен шушында үткәрә ул. Кыз бала дип тормый, җирлектә намуслы хезмәтен башкара Суфия апа. Хезмәт юлындагы иң истә калган вакыйга – комбайн ярдәмчесе булып эшләү. Заманасы шундый була шул – эшнең авырлыгын чор үзе билгели. Авыл халкыннан исә сызганулы җиң, мәңге армас куллар һәм көнне төннәр белән алмаштырган намуслы хезмәт кенә таләп ителә. Шөкер, сынатмый юбиляр.
Сәгате суккач, Семиостров авылына – Нуриәхмәт Хуҗин нигезенә килен булып төшә Суфия Кәлимулла кызы. Тормыш иптәше белән иңне-иңгә куеп тормыш арбасын тарта башлый алар. Хезмәттә дә бер мәл кулга-кул тотынышып эшли Хуҗиннар – парлап дуңгыз карыйлар. Аннан исә Суфия апаны сарык фермасына билгелиләр, тора-бара сарыкларны савым сыерлары алыштыра. Менә шулай хезмәт юлын бер тында, риясыз хезмәт белән үтә ул. Кырык елга якын стаж белән лаеклы ялга чыга бүгенге туган көн иясе. Тыл ветераны дигән исемне лаеклы төстә, эшләп ала Суфия апа.
Гаилә тормышы кыска булса да, юбиляр ирле чагын горурлык катыш сагыну белән искә ала. Начар яшәми Хуҗиннар – парлы чаклары бер-берсенең кадер-хөрмәтен тоеп үтә. Тора-бара ике кешелек гаилә сигезгә әверелә. Бәкер абый белән Суфия апаның бәхетләре кызлардан була күрәсең, гаиләдә бер-бер артлы алты кыз бала туа. 1980 елда Буаз-Күл авылында хәләл көчләре белән йорт җиткереп, яңа нигездә башка чыга алар. 1983 елда исә Суфия апаның җилкәсенә авыр сынау төшә – 26 ел гомер иткән ирен югалта ул.
Ул вакытта, билгеле, җай гына барган тормыш арбасы туктап калган кебек тоела тол хатынга. Ярый ла янәшәдә нарасыйлары – буй җиткергән, үз көннәрен үзләре күрә башлаган кызлары була. Тормыш та бер урында гына тормый. Ирен югалту ачысын кыз-кияүләр, балдан татлы оныклар оныттырып тора. Җимешле агач Суфия апаның онык-оныкчыклардан да бәхете күпләр көнләшерлек. Башта алты кызлы ананы Ходай алты ир бала – алты кияү белән сөендерә, аннан инде Суфия апаның төп нигезе 16 оныкның шатлыклы авазын ишетә, хәзер исә оныклар тавышын 29 оныкчыкның колакка җыр булып ишетелгән “моңы” алыштыра. Күпбалалы әни, күп оныклы әби өчен моннан да олы бәхет була аламы?
Хәер, туксан яшен саф акылда каршылаган юбилярга һәр көн чыккан кояшны күрү дә, гомере үткән Буаз - Күл авылы туфрагына үз аяклары белән басып йөрү дә көн саен бәхет тамчыларын өстәп тора.
Йөрәк пәраләре – кызлары да үзләренең гаилә учакларын газиз әниләреннән әллә ни еракка китеп кабызмый. Дүртесе Актаныш районында гомер кичерә аларның. Суфия Кәлимулла кызының нәселе Такталачык, Чалманарат, Бүләк, Татар Ямалысы авылларына таралган. Бер кызы бәхетен Үзбәкстан якларында тапкан, берсе Казан каласын үз иткән. Аралар ерак булса да, күңел белән күңел, йөрәк белән йөрәк арасы якын аларның. Суфия апа дүрт ел Казандагы кызы тәрбиясендә дә яшәп ала – ул чорда әни хакын хаклаган бала каланы салага алмаштырып тора.
Бүген дә кызлары әниләре өчен җан атып тора. Кунактан кунакка гына йөри бәхетле Суфия апа. Олуг гомер бәйрәмен исә төп нигезендә каршылый алуына сөенә юбиляр. Иң мөһиме – кадер-хөрмәттә, кыз-кияүләре, онык-оныкчыклары янәшәсендә ул. Суфия Хуҗина туксан яшендә үзенең нәсел агачының иң өлкән алмасы. Янәшәсендә исә аның дәвамчылары – өч буынга сузылган өмете бар.
Юбилярның туган көн сөенечен, күркәм традиция буенча, Актаныш районы җитәкчелеге дә уртаклашты. Мөхтәрәм затка Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Энгель Фәттаховның күчтәнәч кабын, тәбрик хатын һәм бер кочак изге, матур теләкләрне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева ирештерде. Җирлек башлыгы Дамир Вәлиев та авылдашын олуг бәйрәме белән тәбрик итте.
Нур бөркелеп торган йортта бүген иртәннән үк бәйрәм рухы тоемлана. Гомер китабының туксанынчы битен ачкан юбиляр әле дә әниле булу сөенеченнән күзләре яшьләнгән кызларыннан, олпат кияүләреннән, бер басасы урынга биш баскан оныкларыннан, нәни оныкчыкларыннан котлаулар кабул итә. Суфия апа газизләре өчен җылысы беркайчан да сүрелми торган кояш булып гомер кичерә. Әнә бит, фотосурәткә төшкәндә иң нәни оныкчыгы да туктан яшьлек әбисе алдына – кояшның үзенә үрмәли.