ЯҢАЛЫКЛАР


30
март, 2021 ел
сишәмбе

Транспорт тармагында озак еллар намуслы хезмәте, югары профессиональлек һәм хезмәттәге уңышлары өчен Актаныш автотранспорт хуҗалыгы автобус йөртүчесе Роберт Альберт улы Бәшәров ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.


Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш автотранспорт хуҗалыгының мәктәп автобусын йөртүчеләре - Алмаз Гаяз улы Ханов, Хәйдәрҗан Мулаян улы Мәхмүтов Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде.

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 29 март көнне Актаныш автотранспорт хуҗалыгында булып, муниципаль унитар предприятие эшчәнлеге белән танышты.

29 март көнне Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре 2020 елга йомгак ясады. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашындагы җыелышта шактый катлаулы мәсьәләләр күтәрелде, кискен торган бик күп сорауларга ачыклык кертелде.


 


29
март, 2021 ел
дүшәмбе

Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов автотранспорт предприятиесе коллективы белән очрашты (+ВИДЕО)

29-30 март көннәрендә Актанышта 2003 елгы һәм кечкенәрәк егетләр арасында муниципаль районы башлыгы призына милли көрәш  буенча турнир үтә.

  Бүген “Батыр” спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Актаныш муниципаль районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары башланып китте. Бил алыш ике көн дәвам итәчәк. Бәйгедә 22 мәктәптән 89 яшь көрәшче көчен сынаячак.

Бәйге республикакүләм югарылыкта узачак Татарстанның Беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиев кубогы ярышларына сайлап алу да булып тора.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 – 10 сыйныф укучылары өчен уздырыла торган «АгроНТИ - 2021» бөтенроссия конкурсына гаризалар алуны дәвам итә, конкурс өч яшь категориясе һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:

 

•Агрокоптерлар (пилотсыз очу аппаратларының бүленгән системалары, автомат рәвештә идарә итү системалары);

 

•Агророботлар (авыл хуҗалыгы техникасы белән электрон автоматлаштырылган идарә итү системалары);

 

•Агрокосмос (авыл хуҗалыгында космик фотосурәтләр һәм веб-ГИС технологияләрен куллану);

 

•Агрометео (һава торышын фаразлау, һава торышы архивын булдыру, аналитика);

 

•АгроБио (авыл хуҗалыгы культураларын авырулардан һәм корткычлардан биологик яклау ысуллары).

20-28 март көннәрендә Казан шәһәрендә   Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка сараенда 2013-2016, 2011-2012 , 2011-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында  "В.П. Яндемиров Мемориалы" ярышлары этабы узды. Анда 437 шахматчы (326 малай һәм 111 кыз) катнашып, швейцария системасы буенча 9 тур уйнадылар. Актаныш шахматчысы Нәбиева Фирүзә 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Россия Кубогы этабын отты. Фәйрүзәне, тренеры Фәһим Галимовны әлеге мәртәбәле җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба - кагыйдәләр) үз көченә керде. Кагыйдәләр көнкүреш подрядының барлык төрләренә дә кулланыла (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.).

         Белем бирү программасы 9 апрельдән 11 апрельгә кадәр «Идел» яшьләр үзәгендә узачак һәм авыл территорияләрен үстерү буенча проект идарәсенә, авыл җирлекләренең яңа форматындагы кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән инновацион карарлар кертүгә багышланачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International