Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов 29 март көнне Актаныш автотранспорт хуҗалыгында булып, муниципаль унитар предприятие эшчәнлеге белән танышты.
Хуҗалык территориясен карап чыкканнан соң, Энгель Нәвап улы автотранспорт паркын тулысынча тәртипкә китерергә, әйтелгән кимчелекләрне тиз арада төзәтергә кирәк дип искәртте.