Транспорт тармагында озак еллар намуслы хезмәте, югары профессиональлек һәм хезмәттәге уңышлары өчен Актаныш автотранспорт хуҗалыгы автобус йөртүчесе Роберт Альберт улы Бәшәров ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнде.
Районның социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш кертүләре, күпъеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Актаныш автотранспорт хуҗалыгының мәктәп автобусын йөртүчеләре - Алмаз Гаяз улы Ханов, Хәйдәрҗан Мулаян улы Мәхмүтов Актаныш муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән хөрмәтләнде.