Актаныш шахматчысы Нәбиева Фирүзә Россия Кубогы этабын отты

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

20-28 март көннәрендә Казан шәһәрендә   Р.Г.Нәҗметдинов исемендәге шахмат һәм шашка сараенда 2013-2016, 2011-2012 , 2011-2012 елгы егетләр һәм кызлар арасында  "В.П. Яндемиров Мемориалы" ярышлары этабы узды. Анда 437 шахматчы (326 малай һәм 111 кыз) катнашып, швейцария системасы буенча 9 тур уйнадылар. Актаныш шахматчысы Нәбиева Фирүзә 15 яшькә кадәрге кызлар арасында Россия Кубогы этабын отты. Фәйрүзәне, тренеры Фәһим Галимовны әлеге мәртәбәле җиңү белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International