Актаныш автотранспорт хуҗалыгы 2020 елга йомгак ясады

2021 елның 30 марты, сишәмбе

29 март көнне Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы хезмәткәрләре 2020 елга йомгак ясады. Актаныш районы башлыгы Энгель Фәттахов катнашындагы җыелышта шактый катлаулы мәсьәләләр күтәрелде, кискен торган бик күп сорауларга ачыклык кертелде.


Бүгенге көндә АТХда 66 райондашыбыз хезмәт куя. Аларның 25е – шоферлар. Хезмәткәрләрнең уртача яше 58 яшь. 13 эшче алтмыш яшьнең аргы ягына чыккан, иң өлкән автобус йөртүчегә 67 яшь. Аңлашылганча, ярты гасырдан артык вакыт халыкка хезмәт күрсәткән оешма белән беррәттән аның коллективы да өлкәнәя. Бирегә яшь кадрларны җәлеп итү авыр: хезмәтнең җаваплылыгы югары, әмма түләү хакы түбән. Йөзәрләгән кешенең гомере өчен җаваплылык алып, һәр көн саен ерак юлларга кузгалган автобус йөртүчеләрнең уртача хезмәт хакы 2020 елда нибары 16 100 сумны тәшкил иткән.

Узган ел Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы халыкка 25 маршрутта хезмәт күрсәткән, шуларның сигезе – авылара, берсе – район үзәге, өчесе шәһәрара булса, 14 маршрут мәктәп укучыларын йөрткән. Моңа кадәр шәһәрара автобуслар Яр Чаллы һәм Казан маршрутында йөрсә, узган ел, халык соравын да исәпкә алып, Актаныш-Әлмәт арасында да МУПны ң автобусы хәрәкәт итә башлаган. АТХ җитәкчесе Айзат Шакиров искәртеп үткәнчә, әлеге маршрутка ихтыяҗ саклана.

Муниципаль унитар предприятие паркын да, ни кызганыч, бер елда гына тулысынча яңарту мөмкинлеге юк. Бүген биредә 67 техника исәптә тора. 13 маршрут автобусы, 32 җиңел автомобиль шушы исәпкә кертелгән. 22 мәктәп автобусының 16сы кулланылышта булса, алтысы резервта булып санала. Ләкин техникаларның барысын да бер гомуми бәла берләштерә – ул да булса, аеруча маршрут автобусларының шактый тузган булуы. Шул ук мәктәп маршрутына резерв итеп куелган 6 автобусның дүртесе балалар йөртерлек түгел. Укучылар утырып йөрергә тиешле техникага болай да таләпләр катгый икәнне исәпкә алсак, алтының дүртесе санда бар, исәптә юк дигән сүз бу.

Болар хакында хуҗалык җитәкчесе Айзат Шакиров бәян итте. Идарә дилбегәсен ике ел элек кенә үз кулына алган җитәкчене рейсларда пассажирлар санының кимүе дә борчый. Бүген халык “попутчиклар”, такси белән хәрәкәт итәргә өйрәнеп китте – аның төп сәбәбе шушы. Ләкин ватык, иске автобусларга карый уңайлы, заманча җиңел машиналарны сайлаган кешеләрне моның өчен сүгеп булмый. Алар бүген “комфорт” дигән төшенчәне яхшы аңлый – кайчандыр ерак юлдан тракторның ачык арбасына утырып кайтуыны да зур бәхеткә санаган заманалар артта калды, пассажирларны салкын, бернинди уңайлы шартлар тудырылмаган автобуслар канәгатьләндерми. Әмма халык бер нәрсәне исәпкә алмый: АТПның билет бәясенә иминиятләштерү бәясе дә кергән, оешма юлчыларның иминлеге өчен дә, барасы җирләренә вакытында җитештерү өчен дә җавап бирә, ә юлчы машиналарда бу хезмәт каралмаган.


2020 елда автотранспорт хуҗалыгы да коронавирус дигән афәтнең зыянын үзендә тоймый калмаган. Бу, билгеле, ике ай буе “торгынлык” кичергән хуҗалык кассасына да тулы куәттә “китереп суккан” –акча кереме күзгә күренеп кимегән. Гомуми автобус маршрутларыннан гына да АТХ 2 миллион сумын югалткан. Ә бит керем юк дип кенә эшчеләргә хезмәт хакы да түләми калып булмый. Ягулык-майлау материаллары, салым, ватылганны төзәтү, техник күзәтү үткәрү – предприятиенең кеременә карый чыгымын саный башласаң, кулдагы бармаклар җитми...


Авыл маршрутларының да зыянга эшләве беркемгә дә сер түгел, әмма алар быел да барыбер сакланып калачак. Актаныш – Ямалы, Актаныш – Мәсәде, Актаныш – Күҗәкә маршрутлары да кабат хәрәкәт итә башлаячаклар. “Булган маршрутларны бетермәячәкбез. Халыкка бу өч маршрутның вакытлыча туктап торуын дөрес итеп аңлатыгыз”, - диде бу уңайдан район башлыгы. Әлеге маршрутның туктау сәбәпләре дә эшче кулларның җитмәвенә барып тоташа, кызганычка каршы. Югарыда язылганча, шоферлар өлкәнәя, ә аларга алмаш юк. Әлеге мәсьәлә дә берничә елдан кабыргасы белән басачак. Эшче көчләр кытлыгын булдырмас өчен, проблеманы бүген үк хәл итә башлау зарур – шоферлар әзерләргә кирәк. Әлеге тәкъдимне Энгель Фәттахов бүгенге җыелышта катгый төстә кертте.

Актаныш районы автотранспорт хуҗалыгы бүгенге көндә шактый четерекле хәлдә калса да,  киләчәккә йөз тотып эшләвен дәвам итә. 2020 елдан рейска чыгучы һәр техника шоферы медицина күзәтүен махсуслаштырылган бүлмәдә үтә башлаган, каравыл, техник карау бүлмәләре төзекләндерелгән, территориянең алгы ягы койма белән әйләндереп алынган, яктылык һәм видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган, техникаларны юу урыны сафка баскан, иске гараж бинасы сүтелгән, АТХ территориясе документлаштырылган. 2018 елдан штаф стоянкасы АТХ территориясенә кертелгән иде – ул да азмы-күпме керем чыганагы булдып тора бүген. Киләчәктә хуҗалык түләүле машина кую урыны булдырырга ниятли, район халкына эвакуатор хезмәтен дә тәкъдим итәргә исәп тота ул.


Халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, пассажирларга өстәмә уңайлыклар тудыру, экскурсия мартшрутлары ачу, эшчеләрнең хезмәт хакларын арттыру, материаль-техник базаны ныгыту – болар 2021 елда да дәвамлы булачак максат-бурычлар. Шулай да хуҗалык паркын өр-яңа автобуслар белән тәэмин итү иң мөһим мәсьәлә булып тора. Яңа техника булмый торып, халыкны кабат автобусларга “ияләштереп” булмаячак.


Материаль-техник базаны ныгытуда район җитәкчелеге дә ярдәм кулы сузарга әзер икәнен белдерде. Бу нисбәттән сөйләшүләр алып барылачак.


“Безгә автотранспорт хуҗалыгы бик кирәк. Аны саклап калачакбыз!”, - диде Энгель Нәвап улы.


Район башлыгы Энгель Фәттахов бүген автотранспорт хуҗалыгы җитәкчелегенә беренче чиратта уртача хезмәт хакын 20 000 күләменә җиткерү бурычын йөкләде. Хезмәт хакын арттырмый торып, ниндидер алга китеш булмаячагы көн кебек ачык. Өстәвенә, җыелышка килгән шоферлар үзләре дә бу проблеманы күтәреп чыкты. “Безнең дә кешечә хезмәт хакы алып эшлисе килә”, - диде алар бертавыштан. Гомерләрен машина руленә тотынып үткәргән абыйлар Минзәлә районын куп яклап мисал итеп күрсәтте. Район башлыгы күршеләр тәҗрибәсен өйрәнеп карарга тәкъдим итте.

Хисап җыелышында хезмәткәрләрнең үзләреннән кергән сораулар да каралды. Алар арасында мәктәп маршрутларында йөргән шоферлар тарафыннан юлланганнары, чыннан да, кичекмәстән чишелеш сорый. Җәмәгать транспортында пандемияле вәзгыять шартларында битлек режимы саклануга карамастан, мәктәп маршрутларында укучылар тарафыннан ул таләпләр төгәл үтәлми. Җаваплылык исә, ни сәбәпледер, балаларны озатып йөрергә тиешле затларга түгел, шоферларга төшә икән – моны штраф түләп гаҗиз булган хезмәткәрләр хәбәр итте. Урынлы сорау туа: закон куйган таләпләрне дә үтәтә алмагач, автобусларда озатып йөрүче педагоглар ни өчен кирәк соң алайса? Хәер, әлеге сорауга ачыклык аерым кертеләчәк, бу уңайдан җаваплы затлар белән сөйләү аерым билгеләнде.


Үз гомерләрендә автобус рулен тотып үткән юллары меңәрләгән чакрымнар белән исәпләнгән бу хезмәт ияләренең сорау-тәкъдимнәрен, һичшиксез, вакытында ишетергә һәм чарасын күрергә кирәк – бүгенге сөйләшү ахырында шушы фикер ачык чагылды. Булганына шөкер итеп, буласына өмет итеп халыкка хезмәт күрсәтүче әлеге оешма заманча шартларда яшәргә тиеш!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International