Келәмнәрдә бил алыша егетләрнең асылы

2021 елның 29 марты, дүшәмбе

29-30 март көннәрендә Актанышта 2003 елгы һәм кечкенәрәк егетләр арасында муниципаль районы башлыгы призына милли көрәш  буенча турнир үтә.

Ел саен гамәлгә куелучы турнирның төп максаты булып районыбызда милли көрәшне популярлаштыру, спорт осталыгын арттыру, спортчылар арасында дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм райондагы иң көчле спортчыларны барлау тора. “Бартыр” спорт комплексы келәмендә ике көн дәвамында төп һәм урта мәктәп укучылары командалары, Актаныш технология техникумы һәм кадет мәктәбе укучылары бил алышачак.

Бүген, 29 март көнне, әлеге турнир рәсми төстә ачылды – келәм батырларын башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева сәламләде.

Ләйсән Фоат кызы Актаныш районында милли көрәш тоткан дәрәҗәнең югары икәнен билгеләп үтте, әлеге спорт төре буенча республикага гына түгел, дөньяга танылган көрәшчеләребез барлыгын искәртте. Чыннан да, бүгенге турнирда катнашкан егетләргә үрнәк итеп куярлык чемпионнарыбыз бар безнең!

Актаныш районы  башлыгы призына үтүче турнир республикабызның  беренче Президенты - Минтимер Шәймиев кубогына апрель аенда узачак республика турнирына сайлап алу  туры да УЛ. Шуңа күрә әлеге турнирның мәктәпләр арасында да абруе зурдан. Көрәш бәйрәменең ачылу тантанасына мәктәп директорларының махсус чакырылуы да шул хакта сөйли. Әмма кайбер белем бирү учреждениеләре бердән-бер милли спорт төре саналган көрәшкә үз командаларын  тәкъдим итмәгәннәр: Аккүз, Зөбәер, Яңа Кормаш, Уразай, Чуракай, гимназия-интернат әнә шундыйлар сафында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International