2021 елның 1 гыйнварыннан РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 21 сентябрендәге 1514 номерлы карары белән расланган Россия Федерациясендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү кагыйдәләре (алга таба - кагыйдәләр) үз көченә керде. Кагыйдәләр көнкүреш подрядының барлык төрләренә дә кулланыла (тегү, мех, ювелир эшләнмәләр, мебель, аяк киеме, шулай ук фатирларны, көнкүреш техникасын, кәрәзле телефоннарны, компьютерларны, планшетларны ремонтлау һ.б.).