Бүген “Батыр” спорткомплексында 2003 елгы һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Актаныш муниципаль районы башлыгы призына татарча көрәш ярышлары башланып китте. Бил алыш ике көн дәвам итәчәк. Бәйгедә 22 мәктәптән 89 яшь көрәшче көчен сынаячак.
Бәйге республикакүләм югарылыкта узачак Татарстанның Беренче президенты, якташыбыз Минтимер Шәймиев кубогы ярышларына сайлап алу да булып тора.