ЯҢАЛЫКЛАР


25
ноябрь, 2022 ел
җомга

25 ноябрь көнне  Актаныш  муниципаль районы  ЗАГС бүлегендә   “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре  уткәрелде.  Очрашуның кунаклары –   Актаныш 1 нче санлы мәктәбенең  9 сыйныф  укучылары булды. Укучылар  район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. 


24
ноябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2022 елның 25 ноябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Томан вакытында:

Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.

Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.

Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә.

Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыртормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ.

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.

Туманда хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең ару-талуы арта. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Әгәр сез, табигатьтә булганда, томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкта ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк. Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Автомобильнең томан эчендә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән баш тартырга кирәк.

Томан шартларында юл-транспорт һәлакәтләренең күбесе алда баручы транспорт чарасы белән була. Шуны истә тотарга кирәк, томан ераклыкны яшерә – гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Һава торышы кискен тору сәбәпле бүген район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә, юллар өчен җаваплы оешмалар, "Челтәр компаниясе", хастаханә, газучасток, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге, "Татмедиа" филиалы җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды.


23
ноябрь, 2022 ел
чәршәмбе

Бүген халык җыеннарының чираттагысы Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узды.

Хушлашу мәрәсимендә район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, мәрхүмнең якыннары, туганнары, авылдашлары һәм афганчы егетләребез катнашты. 


22
ноябрь, 2022 ел
сишәмбе

Үзара салым акчасы җирлегебезне төзекләндерү һәм тормыш шартларын даими камилләштерү, юллар торышы, зиратларны төзекләндерү, урамнарның яктыртылуы, су үткәргечләрнең яңартылуы һәм башка күркәм үзәрешләр өчен, гомумән, авылдагы проблемаларны чишүдә зур ярдәм булып тора

Район үзәгендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары 42 урында узачак. Район халкы үзе өчен вакыты һәм урыны белән уңайлы булган җыенда катнаша ала. Җыеннарга 18 яше тулган, Актаныш авылы җирлегендә теркәлгән һәр кеше катнаша ала.

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2022 елның 23-24 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- кар, дымлы кар һәм бозлы яңгыр,

көндез 23 ноябрьдә һәм төнлә 24 ноябрьдә урыны белән көчле яңгыр ява;

- бозлавык;

- юлларда кар бөртекләре, көчле бозлавык барлыкка килә.

2022 елның 23 ноябре шулай ук томан, буран.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

Буран вакытында.

  1. Аяк киеме аз шуучан һәм уңайлы булырга тиеш. Тигезсезлекне исәпкә алып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә шипылы яисә очында җилемле махсус таяк кулланырга киңәш ителә.
  2. Актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары алылырга киңәш ителә. Күрем начарайган очракта, җирлектәге ориентацияне югалтмас өчен, чаралар күрергә кирәк.
  3. Буран һәм җил көчәю юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә киңәш ителә. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
  4. Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәгез, чөнки кар, боз булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә киңәш ителә.
  5. Машина йөртүчеләргә торак пункттан читкә барудан тыелырга, һәрхәлдә юлларда игътибарлы булырга, куркынычсыз дистанцияне үтәргә, һава шартлары нигезендә тизлек режимын сайларга кирәк. Юл билгеләре күрсәтмәләрен, ЮХИДИ юл-патруль хезмәте хезмәткәрләренең таләпләрен һәм күрсәтмәләрен катгый үтәргә кирәк.
  6. Балык тотарга яратучыларга бозга чыгудан тыелырга кирәк. Бозга чыкканда һава шартларын исәпкә алырга, ялгыз балык тоткада, төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга тиеш.
  7. Машина йөртүчеләргә, аеруча ерак араларга сәяхәт планлаштыручыларга, машиналарының техник торышына аеруча игътибар бирергә тиеш. Киләсе көнгә һава торышын тикшерегез - сәяхәт вакытына карап. Салкын сезоннарда озын сәяхәт алдыннан машинаның җылылык изоляциясе турында алдан уйлагыз. Сәяхәт алдыннан двигательнең һәм аккумулятор эшләвен тикшерегез, ягулыкны туплагыз, яхшы антифриз салыгыз. Тикшерелмәгән АЗСларда ягулык салмаска кирәк, чөнки түбән сыйфатлы ягулык рәхимсез шаярырга мөмкин. Сез җылы әйберләрне һәм ризыкны алдан тупларга тиеш, кәрәзле телефон зарядлагычын онытмагыз.

Көчле бураннан соң нишләргә:

Әгәр дә көчле явым-төшемнэн сон сез бүлмәдә үзегез бикләнеп калсагыз, чыгу мөмкинлеген ачыклагыз (булган коралны һәм импровизацияләнгән чараларны кулланып). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегенә яки бистә администрациясенә хәбәр итегез. Трансляция кабул итүчесен (ТВ) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез.

Бозлавыкта:

Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә ахсус таяк кулланырга киңәш ителә.

Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.

Ерак араларга барудан баш тартыгыз.

Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.

Машина йөртүчеләргә:

Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк;

Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;

Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;

Җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итергә.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Җитәкчеләр мәктәп эшенең тәрбия һәм хәрби-патриотик системасы белән таныштылар. Семинар гомуми белем бирү учреждениеләренең укыту эшләре буенча директор урынбасарларының секция утырышы белән тәмамланды.


21
ноябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Чаллы зонасы яшьләрен приз фонды 50 000 сум булган ике көнлек уку өчен чакырабыз.   


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International