Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә директор урынбасарларының муниципаль семинары узды

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

18 енче ноябрь көнне Советлар Союзы Герое Хәсән Заманов исемендәге Актаныш кадет интернат-мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарларының «Укучыларның укыту–танып белү компетентлыгын үстерү нигезе буларак функциональ грамоталылыкны формалаштыру»дигән тема астында муниципаль семинар узды. Семинар уку дисциплиналары буенча ачык дәресләрдән башланды: рус теленнән Әмирҗанова Э. М., татар теленнән Фәрхетдинова Л. Ф., инглиз теленнән Гардиева Л. Ф., географиядән Шакирова Р.Р., математикадан Гәрәева Э. И. һәм рус теленнән Латыйпова М. М.-лар ачык дәресләр белән дәвам итте һәм үзанализ ясау белән тәмамланды. Технология укытучысы Корбанов К. М. "VR-күзлек"куллану буенча мастер-класс үткәрде.

Җитәкчеләр мәктәп эшенең тәрбия һәм хәрби-патриотик системасы белән таныштылар. Семинар гомуми белем бирү учреждениеләренең укыту эшләре буенча директор урынбасарларының секция утырышы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International