Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.
2022 елның 23-24 ноябре көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- кар, дымлы кар һәм бозлы яңгыр,
көндез 23 ноябрьдә һәм төнлә 24 ноябрьдә урыны белән көчле яңгыр ява;
- бозлавык;
- юлларда кар бөртекләре, көчле бозлавык барлыкка килә.
2022 елның 23 ноябре шулай ук томан, буран.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:
Буран вакытында.
Көчле бураннан соң нишләргә:
Әгәр дә көчле явым-төшемнэн сон сез бүлмәдә үзегез бикләнеп калсагыз, чыгу мөмкинлеген ачыклагыз (булган коралны һәм импровизацияләнгән чараларны кулланып). Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр бүлегенә яки бистә администрациясенә хәбәр итегез. Трансляция кабул итүчесен (ТВ) кабызыгыз һәм җирле хакимият күрсәтмәләрен үтәгез.
Бозлавыкта:
Сак булыгыз, ашыгмагыз, өслекнең тигезсезлеген истә тотып, бөтен табанга басыгыз. Өлкән кешеләргә ахсус таяк кулланырга киңәш ителә.
Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында юл үтмәскә кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Киемдә яктылык кайтаргыч элементлар куллану.
Машина йөртүчеләргә:
Әлеге шартларда автомобильдә хәрәкәт иткәндә узып китүләрдән баш тартырга кирәк;
Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә;
Кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк;
Җанлы урыннарда, мәктәпләр янында, чатларда һәм күперләрдә, шулай ук борылышларда һәм спускларда куркынычсызлыкны тәэмин итүче тизлек белән хәрәкәт итергә.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.