Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дилбәр Әнвәрова үзара салым җыюга багышланган халык җыеннары кысаларында Технологик техникум коллективы белән очрашты. Биредә шулай ук коррупциягә каршы көрәш айлыгы кысаларында, әлеге җитди мәсьәләгә кагылышлы сораулар да күтәрелде.
Район үзәгендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары 42 урында узачак. Район халкы үзе өчен вакыты һәм урыны белән уңайлы булган җыенда катнаша ала. Җыеннарга 18 яше тулган, Актаныш авылы җирлегендә теркәлгән һәр кеше катнаша ала. Паспорт белән килү шарт. Үзара салым акчасы җирлегебезне төзекләндерү һәм тормыш шартларын даими камилләштерү, юллар торышы, зиратларны төзекләндерү, урамнарның яктыртылуы, су үткәргечләрнең яңартылуы һәм башка күркәм үзәрешләр өчен, гомумән, авылдагы проблемаларны чишүдә зур ярдәм булып тора. Киләсе 2023 елга да үзара салым акчасын 18 яше тулган, Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән гражданнардан 750 сум күләмендә җыярга тәкъдим ителә. Авылларыбызны яшәтү, төзекләндерү, булганны саклау һәм үстерү бердәм тырышлык белән чынга аша ала. Шул мөмкинлекләрдән файдаланып калыр өчен, җыеннарда актив катнашыйк һәм үзара салым кертүгә ризалыгыбызны бирик.