Бүген Әтәс авылында, махсус хәрби операция барышында Украинада һаләк булган райондашыбыз - Илсур Хәкимовны соңгы юлга озаттылар. Хушлашу мәрәсимендә район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, мәрхүмнең якыннары, туганнары, авылдашлары һәм афганчы егетләребез катнашты.
Илсур Мәксүт улы Хәкимов 1969 елның 2 гыйнварында Актаныш районы Апач авылында туган. 1986 елда Әтәс урта мәктәбен тәмамлый. 1987 елдан 1989 елга кадәр Әфганстанда барган сугышта катнаша. Хәрби хезмәттән соң башта Яр Чаллыда яши һәм эшли, аннары Казан шәһәренә күчеп китә. Гомер буе балта остасы булып эшли.
2022 елның 17 сентябрендә ул 4 айга хәрби хезмәт үтү турында контракт төзи. 2022 елның 24 октябрендә Луганск Халык Республикасының Чернопоповка поселогын неонацистларның һөҗүменнән саклаганда, минометлар утына әләгеп һаләк була.
Илсурның туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагы җиңел булсын.