Һава шартлары начар булу сәбәпле, Актанышта гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2022 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Һава торышы кискен тору сәбәпле бүген район хакимиятендә Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов җитәкчелегендә, юллар өчен җаваплы оешмалар, "Челтәр компаниясе", хастаханә, газучасток, 103 нче янгын сакчылыгы бүлеге, "Татмедиа" филиалы җитәкчеләре катнашында гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттагы утырышы узды. Рөстәм Алмаз улы боз каплап килгән юлларны вакытында чистартуны, җәяүлеләр юлларын боздан арындыруны, электр һәм газ үткәргечләрнең төзеклеген тәэмин итү зарурлыгын ассызыклады. 

 

Кичә кичтән Чүпрәле, Тәтеш һәм Буа районнарында өлешчә электр энергиясе өзелү аркасында шактый торак пунктлар утсыз калган иде. "Татар-информ" хәбәр иткәнчә, якынча мәгълуматлар буенча 37 торак пунктта – 4 меңгә якын кеше яшәгән 1653 шәхси торак йортта, шулай ук 5 мәктәптә ут сүнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International