Актанышта быел да үзара салымны 750 сум күләмендә билгеләү тәкъдим ителә

2022 елның 22 ноябре, сишәмбе

Район үзәгендә үзара салым җыю буенча халык җыеннары 42 урында узачак. Район халкы үзе өчен вакыты һәм урыны белән уңайлы булган җыенда катнаша ала. Җыеннарга 18 яше тулган, Актаныш авылы җирлегендә теркәлгән һәр кеше катнаша ала. Паспорт белән килү шарт. Үзара салым акчасы җирлегебезне төзекләндерү һәм тормыш шартларын даими камилләштерү, юллар торышы, зиратларны төзекләндерү, урамнарның яктыртылуы, су үткәргечләрнең яңартылуы һәм башка күркәм үзәрешләр өчен, гомумән, авылдагы проблемаларны чишүдә зур ярдәм булып тора. Киләсе 2023 елга да үзара салым акчасын 18 яше тулган, Актаныш авыл җирлегендә теркәлгән гражданнардан 750 сум күләмендә җыярга тәкъдим ителә. Авылларыбызны яшәтү, төзекләндерү, булганны саклау һәм үстерү бердәм тырышлык белән чынга аша ала. Шул мөмкинлекләрдән файдаланып калыр өчен, җыеннарда актив катнашыйк һәм үзара салым кертүгә ризалыгыбызны бирик.

ҮЗАРА САЛЫМ НӘРСӘ УЛ?

- Авыл җирлеге вәкаләтләренә керүче авыл җирлегендәге проблема-борчуларны чишү өчен халыктан бер тапкыр җыеп алына торган акча;

- авылның яшәешен һәм киләчәген саклап калу;

- территориянең социаль-икътисади үсешен тәэмин итү;

- үзебез яшәгән авылны төзекләндергә өлешебезне кертү;

- яшьләрне җирлегебезгә җәлеп итү өчен шартлар тудыру;

- җирлек проблемаларын чишүдә дәүләт ярдәменнән файдалану;

- тирә-юнебезне заман таләпләренә туры китереп камилләштерү;

УЗАРА САЛЫМНАН КЕМНӘР АЗАТ ИТЕЛӘ?

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, 1 төркем инвлидлар, Әфганстанда һәм Чечен Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Чернобыль һәлакәте инвалидлары, көндезге бүлектә укучы студентлар, ЛНР ДНР да махсус хәрби операция кысаларында мобилизацияләнгән гражданнар, шулай ук хатыны, балигъ булган балалары, ә алар булмаган очракта, элеге гражданнарның ата-аналары, үзара салым түләүдән азат ителә. Халык җыеннарында актив катнашып, үз тавышыбызны бирик! Үз җирлегебезне бердәм кайгыртыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International