Бүген халык җыеннарының чираттагысы Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узды. Үзара салымга кагылышлы җитди сөйләшү мәдәният, сәнгать мәктәбе һәм үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре, шулай ук районыбыз яшәешенә битараф булмаган җирле халык катнашында узды ул. Алдагы елның үзара салымына 57 нче бистәдә балалар мәйданчыгын яңарту ("Радикал" кибете арты), Г.Афзал урамын яктырту тәкъдимнәре кертелде. Шулай ук, еш кына яңарыштан читтә калып килгән Аскы Актанышта яшәеш шартларын яхшырту мәсьәләләре дә уртага салып сөйләшенде.
Халыктан кергән һәр мөрәҗәгать һәм тәкъдимнәр махсус беркетмәгә теркәлеп барды. "Алдагы елда үзара салымга башкарылачак эшләрне караганда алар иң беренче чиратта исәпкә алыначак" дип искәртте Актаныш авылы Башкарма комитет җитәкчесе Илнур Хуҗин.