Тулырак...
Танышырга...
Туфракны төп эшкәртү 518,7 мең га (25%) мәйданда башкарылган, шул исәптән тирәнтен сөрелеп – 181,2 мең га. Барлык мәйданның 35%ы һәм аннан күбрәге Зәй (48%), Сарман (47%), Актаныш (41%), Аксубай (36%) һәм Лаеш (35%) районнарында эшкәртелгән
Уразай тавында да юл төзекләндерү кызу темплар белән бара. Биредә “Татавтодор”ның Актаныш участогы уңганнары эшли.
Күптән түгел "Татарстан Республикасы хезмәтләре" Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү порталының рәсми мобиль кушымтасы татар телендә дә эшли башлады. Яңа эшләнмә татар телле халыкка кәрәзле телефон аша хезмәтләрдән туган телдә файдаланырга мөмкинлек бирә.
Кичә, 7 сентябрь көнне “Чишмә” хуҗалыгы базасында район хуҗалыкларының инженерлары катнашында киңәшмә узды. Төп максат булып хуҗалыкларда баручы техника ремонты һәм төп җир эшкәртү алымнары белән танышу иде. Киңәшмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов рәислегендә барды.
Урып-җыю эшләре азагына якынлашып килә. Шуның белән бергә бу чор – үзйөрешле машиналарны, бигрәк тә комбайннарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү өлешендә иң җаваплы вакытларның берсе.
6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төште – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды.