16 нче сентябрь көнне район үзәгендә Татарстан кроссы 2017 булып узачак. Анда теләгән һәркем, яшь категорияләренә бүленеп катнаша ала.
Кросс – Россия территориясендә үткәрелә торган спортның җәйге төрләре буенча иң масштаблы массакүләм спорт чарасы. Россиякүләм йөгереш көне – массакүләм йөгереш кенә түгел, ул район тормышында социаль яктан әһәмиятле чара да булып тора. Спорт чарасы 10,00 сәгатьтә, Җиңү паркы каршындагы мәйданда башланачак. Рәхим итегез!