7 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре чираттагы «Буккроссинг»-«тере» китап киштәсе акциясен уздырды.
Актаныш авылында бүгенге көндә үзара салым акчасына тротуарлар һәм юллар төзекләндерелә.
2017 елның 6 сентябрь көненә Татарстанда 4038,7 мең тонна ашлык суктырылды, бер гектардан уртача уңыш – 34,9 центнер. Бөртекле һәм кузаклы культуралар 1157,2 мең гектар мәйданда (планнан 74%) җыелды.
Кайчак шулай да була: ярышны акрынрак башлаган ат кисәк алга ыргылган чабышкыларны бер-бер артлы куып уза. Татарстан мисалында да шулай. Урып-җыюга гадәттәгедән берничә атнага соңлап тотынган игенчеләребез бүген Россия төбәкләренең уртача күрсәткеченнән 10 процентка узып, барлык мәйданның 75 процентын тәмамлаган.
Узган атнаның изге жомга көнендә мәктәпләрдә укучыларны дәрескә дәшеп беренче кыңгырау чыңлады. Быел беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керүче 406 укучы әлеге чыңны тәүге кат ишетте.
Бүген, 5 сентябрьдә, бөтен дөньяда, шул исәптән Россиядә дә, Халыкара хәйриячелек көне билгеләп үтелә. Әлеге дата Тереза Анакайның вафаты -1997 елның 5 сентябрь көненә багышлана, дип хәбәр итә my-Calend.ru сайты.
Гриппка каршы прививка ясатырга уйлаган идем. Моның өчен алдан әзерлек кирәкме? Вакцинаны кайчан ясату яхшырак?