Берсен берсе уздыра

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Кайчак шулай да була: ярышны акрынрак башлаган ат кисәк алга ыргылган чабышкыларны бер-бер артлы куып уза. Татарстан мисалында да шулай. Урып-җыюга гадәттәгедән берничә атнага соңлап тотынган игенчеләребез бүген Россия төбәкләренең уртача күрсәткеченнән 10 процентка узып, барлык мәйданның 75 процентын тәмамлаган.

Ашлык та көтелгәннән югарырак  гектарыннан 35 центнердан артып китә. Чагыштыру өчен: күрше Оренбург өлкәсендә гектарыннан 17 центнер чыга. Волгоград өлкәсендә  – 27,5, Саратов игенчеләре гектарыннан 27,4 центнер уңыш чыга. Ил буенча уртача күрсәткеч 33,2 центнер тәшкил итә.

Маңгай тиреннән күренә

Татарстан Авыл хуҗа­лыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган мәгъ­лү­матлардан күренгәнчә, 5 сентябрьгә республика буенча 1 миллион 120 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынган. Игенчеләребез шушы көннәрдә тагын бер хезмәт җиңүе – 4 миллион тонна чиген узарга җыена.


Хезмәт җиңүе дигәннән, урып-җыюга югары әзерлек белән килгән байтак хуҗа­лыкларда бөртекле һәм ку­зак­лы культураларның уңы­шын җыеп алу соңгы гектарларда бара. Бу эшкә республикада иң алдан керешкән  Зәй районы “Зәй” агрофирмасында урып-җыюны 3 сен­тябрьгә тәмамлап, 6420 гектардан уртача 56,7 центнер ашлык җыеп алды. Ху­җалык белгечләре әйтүенчә, кайбер кишәрлекләрдә көз­ге бодай уңышы 71,8 центнерга җит­кән.
Игенчелектә бер генә нә­тиҗә дә күктән төшми. Җир­не тиешенчә эшкәртү, чәчү структурасы, пар җир­ләре, югары җитештерүчән сортлар куллану, ашлау, яфрактан тукландыру, кыскасы, бар­лык технология та­ләп­ләрен вакытында үтә­гәндә, кайчагында хәтта һа­ва торышы да мул уңышка комачаулый алмый. 
Нәтиҗәсе дә күз алдында – игенчелектә елның-елы заманча технологияләр кулланып, галимнәребезнең фән­ни ачышларына таянып эш­ләүче Нурлат районы хуҗа­лык­ла­рында уңыш гектарын­нан 47,3 центнер тәшкил итә. Сарман (47,1), Тәтеш (42,0) Актаныш (40,6), Кукмара (39,3), Кайбыч (39,1), Балтач (38,8), Балык Бистәсе (38,3) һәм башка кайбер район хуҗа­лыкла­рының уңыш­лары күпләргә үрнәк итеп куярлык. 


Ә инде киресенчә булганда – нәтиҗәләр дә, кем әйт­мешли, ташка үлчим генә. Сер түгел, андыйлар быел да гектарыннан югары уңыш ала алмый. Һәрхәлдә, гектарыннан уртача 47,9 центнер ашлык суктырып алучы Зәй районы хуҗа­лык­лары белән быел да гектардан 24 центнердан арттыра алмаган Югары Ослан ху­җалык­лары­на уйланырга һәм нәтиҗә ясарга җирлек бар.


Ярышлар финишка якынлаша

Һәр һөнәрнең үз неч­кәлекләре бар. Балачактан ук кыр корабларын иярләп, гаҗәеп зур егәрле техника белән туган як кырларын иңләү турында хыялланып үскән егет-кызларыбыз урып-җыюга да ныклы әзер­лек белән килгән. Урыннардан алынган мәгълү­матлар да шуны раслый. Урып-җыюның һәр атнасы гына түгел, һәр көне яңа кыр батырларын ачыклый.


Тагын шунысы да бар: быел урып-җыюда нәтиҗәле эшләүчеләр аеруча игътибар үзәгендә. Кайсы гына районга барып чыкма, иген­че-механи­затор­ла­ры­быз вакыт белән исәпләшмичә, берсен  берсе уздырып эш­ләргә тырыша. Күп хуҗа­лык­ларда атнага берничә тапкыр алдынгыларны төрлечә олылау: Мактау кәгазьләре һәм акчалата бүләк тапшыру, иген­челәр хөрмәтенә концертлар булуын кү­рә­сең. Алда исеме телгә алынган алдынгы район җи­тәк­челәре урып-җыю чорында үзләре дә кырдан кайтып кермәде дияргә була. Аеруча Зәй, Актаныш, Сарман, Кайбыч, Апас, Чүпрәле һәм башка районнарда комбайнчылар ярышына көн саен нәтиҗә ясалып, җиңү­челәр ачыкланды. Андыйлар әледән-әле төрле бүләк­ләргә лаек булды.


Инде хәбәр ителгәнчә, иң югары нәтиҗәләргә иреш­кән 200 урып-җыю алдынгысы Президент бүләге өчен көрәшә. Мәгълүматлар көн саен яңартыла. Исем­лектәге һәр төркемдә урып-җыюда иң югары нәтиҗә­ләргә иреш­кән йөзгә якын комбайнчы-механизатор бар.


Беренче төркемне Лаеш районы Зарипов крестьян-фермер хуҗалыгыннан 2008 елда чыгарылган “Нива-СК-5” комбайнында 21 көнгә 420 гектар игенне тезем­нәр­гә салган, 1764 тонна ашлык суктырып алган Фәр­гать Әхмәт­шин җитәкли.


Икенче төркемдә иң юга­­ры күрсәткечләргә Әл­мәт районы Токарликов исе­мендәге хуҗалык комбайнчысы Андрей Федосеев ирешкән. Ул 2012 елда чыгарылган “Нью-Холланд ТС-56” комбайнында 27 көн­гә 1061 гектар игеннәрне те­земнәргә салып, 3360 тонна ашлык суктырып алган.


Өченче төркемдә алдынгылыкны Нурлат районы Сөләйманов исемендәге хуҗалык комбайнчысы Владимир Никитин кулыннан ычкындырмый.

Тәҗрибәле игенче 10 еллык  “Нью-Холланд СХ 8080” комбайнында 33 көнгә 902 гектар игенне теземнәргә салып, 4615 тонна ашлык суктырып алган.
Дүртенче төркем башында Әлки районы Хузангай хуҗалыгыннан Фирдүс Зәй­нуллин бара. Ул 2 ел элек чыгарылган “Торум-750” комбайнында 26 көнгә 679 гектар игенне теземнәргә салып, 3222 тонна ашлык суктырып алган.
Ярыш шартлары буенча үзйөрешле комбайннарда иген чабуда эшләүче механизаторлар ике төркемдә ярыша. Беренче төркемне – Алексеевск районы “Алексеевск” хуҗалыгыннан Алек­­сандр Чичиров, икенче төркемне Арча районы “Лотфуллин“ хуҗалыгыннан Илдус Саттаров әйдәп бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International