Актаныш районы торак фонды җылыту сезонына әзер

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

Актаныш муниципаль районы  торак фонды  2017-2018 елгы җылыту сезонына  әзер. Объектлар һәм торак-коммуналь хуҗалыкларын   җылыту сезонына хәзерләү эше май аенда ук Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты  җитәкчесе раслаган карар нигезендә башкарылды. Даими рәвештә  коммуналь комплекс оешмалары һәм  торак хуҗалыгы  җитәкчеләре белән берлектә төзелгән штаб киңәшмәләре уздырылды, социаль-мәдәни  объектларның  җылыту сезонына  хәзерлек дәрәҗәсе тикшерелде. 

 Бүгенге көнгә котельныйлар барлык милек төрләре буенча да әзер – 96 берәмлек мәгариф объекты, 66 берәмлек сәламәтлек саклау объекты, 67 берәмлек мәдәният объекты, 4 берәмлек спорт корылмалары, 3 берәмлек мәшгульлек үзәге һәм социаль яклау бүлеге биналары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International