Юбилеең белән, хөрмәтле ветеран!

2017 елның 12 сентябре, сишәмбе

12 сентябрь көнне  Актаныш авылында гомер кичерүче тыл ветераны Хәсәнова Гөлҗан Йосыф кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп узды.

Район башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Дилбәр Анварова райондашыбыз янына барып, аны истәлекле датасы уңаеннан котлап, РФ Президенты котлавын, район Башлыгы исеменнән бүләк-күчтәнәчләрен тапшырды, изге теләкләрен ирештерде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International