Уразай тавы нишләр?

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

Уразай тавында да юл төзекләндерү кызу темплар белән бара. Биредә “Татавтодор”ның Актаныш участогы уңганнары эшли. Астан агучы чишмә акрынлап кына еллар дәвамында юлны какшаткан. Актаныш-Пучы-Бүләк юлының Уразай тавы өлешен дә тиз көндә барлык технологик таләпләргә туры китереп эшләргә ниятлиләр – щебенка мендәр  салып, вак торбалар куеп калдырып, юлның тотрыклылыгы һәм сыйфаты сакланырлык итеп эшләү дә юлчылардан үз эшләренең остасы булуны таләп итә – һөнәри югарылыкта эшләүче осталар да биредә оешманың казанышы! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International