Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлеге хәбәр итә

2017 елның 8 сентябре, җомга

Урып-җыю эшләре азагына якынлашып килә. Шуның белән бергә бу чор – үзйөрешле машиналарны, бигрәк тә комбайннарны имин эксплуатацияләүне тәэмин итү өлешендә иң җаваплы вакытларның берсе. 7 сентябрь кwнне хуҗалыклар инженерлары белән атналык киңәшмәдә янгын куркынычсызлыгы буенча өстәмә чаралар, зур габаритлы машиналарны гомуми кулланылыштагы юлларда йөргәндә озата бару, МТПда тиешле тәртип урнаштыру һәм авыл хуҗалыгы техникасын озак саклауга кую  мәсьәләләре каралды. Киңәшмә урып-җыю эшләрен тәмамлаган «Чишмә» ҖЧҖ базасында узды. Авыл хуҗалыгы машиналарын монда кышкы саклауга кую эшләре бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International