"Чишмә" ҖЧҖдә район хуҗалыкларының инженерлары катнашында киңәшмә узды

2017 елның 8 сентябре, җомга

Кичә, 7 сентябрь көнне “Чишмә” хуҗалыгы базасында район хуҗалыкларының инженерлары катнашында киңәшмә узды. Төп максат булып хуҗалыкларда баручы техника ремонты һәм төп җир эшкәртү алымнары белән танышу иде. Киңәшмә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов рәислегендә барды.

Киңәшмәдә катнашучылар хуҗалыкның машина-трактор паркында һәм ремонт цехында барган техника ремонты белән таныштылар, соңрак басуга барып төп җир эшкәртү һәм җир эшкәртү тирәнлеге хакында сөйләштеләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International