6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төште – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды.
Казаннан Актанышка яшь шагыйрьләр Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Гөлназ Газизова, Рүзәл Әхмәдиев, Ләйлә Хәбибуллина, Лилия Гыйбадуллина, Фидаил Мәҗитов, Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Алсу Сәлаховалардан торган төркем төште. Уфадан ун яшь шагыйрь килде.
Шагыйрьләр очрашуы Әнәк авылында, Шәрип Шәймиев музеенда башланып китте. Актаныш үзәгендә кунаклар өчен бу төбәкнең тарихын саклаган «Туган як» музеена, «Актаныш басмалары»ял паркына экскурсия оештырылды.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, драматург Данил Салихов: «СССР вакытында язучылар еш очрашып тора иделәр. Фикер алышулар, хатлар язышу, аралашу белән үрелеп барган очрашулар халыкларны, шәхесләрне якынайткан. Әмма бу аралар бераз эзелде. Моны тормышның үзгәрүе белән аңлатырга мөмкиндер. Ә хәзер без бу матур традицияләрне яңартырга булдык. Без бүген үз яшь шагыйрьләребез белән күршеләребезне таныштырырбыз, башкорт күршеләребез үзләре белән таныштырыр.»
Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәшит Зәйнуллин: «Татарстан язучылар берлегеннән очрашу турында хат алгач, без монда канатланып килдек. Хәтта Казахстан җирлегеннән шагыйребез дә бар. Бу кичә күңелләребезне пакъландырыр, чистартыр дип ышанам.»
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең иҗат мәсьәләләре буенча урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт: «Татарстан Республикасы Язучылар берлеге яшь язучылар белән актив эшли, алар иҗатына зур игътибар бирә. Безнең алдыбызда яшь сәләтләрне үстерү максаты тора. Илдар Юзиев, Рөстәм Мингалим, Нури Арсланов кебек шәхесләребез махсус яшьләр белән эшләр алып барган. Соңгы ун ел эчендә татар әдәбиятына яңа бер буын килде. Бу соңгы милли хәрәкәтләр, татар мәктәп-гимназияләре ачылу белән аңлатыла. Бүген без башка халыклар белән аралашып яшибез, бер-беребезне укыйбыз, тәрҗемә итәбез. Очрашуыбыз да — изге гамәл, дип әйтер идем.»
Башкортстан шагыйрьләре Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Равил Бикбаев, Рафаэль Сафиннар Татарстан шагыйрьләре белән гомер-гомергә аралашып, шул аралашулардан илһам, иҗатка дәрт алып, кунакка йөрешеп яшәгәннәр. Актанышта узган шигырь бәйрәме – аксакаллардан калган бу матур традицияне дәвам итү, тугандаш ике халыкның яшь иҗатчыларын берләштерү, дуслаштыру максатында оештырылган иде.