14 май көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде.
4 нче май көнне Чөгәнә авыл клубында «Халкым хәзинәсе» дип исемленгән Актанышбаш авыл җирлегенең авылдашлар җыены узды. Очрашуда күренекле шәхесләребез жырчы Газинур Мулланур улы Фарухшин, Россиянын атказанган архитекторы Фирдәвис Гәйнетҗан улы Ханов , композитор, атказанган мәдәният хезмәткәре Инсаф Әхнәф улы Хабибуллин, атказанган мәдәният хезмэткәре Мирзанур Муллланур улы Фарухшин катнашты.
12 май Кәзкәй мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре, авыл китапханәсе, җирлекнең "Ак калфак" хатын -кызлар оешмасы белән берлектә "Яз сулышын тоям авылымда" исемле авыл коне үткәрелде.
Румынияның башкаласы Бухарест шәһәрендә узган Infomatrix - халыкара бәйгедә "Актаныш сәләтле балалар өчен гуманитар-гимназия"ның 7 сыйныф укучылары III урынны яулады.
Һәр төбәктә мактауга, ихтирамга лаек шәхесләргә бай. “Октябрьнең 12 еллыгы” колхозының легендар рәисе, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган механизаторы, Россия Федерациясенең Халык мәгарифе отличнигы Марс Фәтхелбаян улы Шәвәлиев шундыйларның берсе. Аның исеме Актаныш районында гына түгел, ә бөтен Татарстаныбызга билгеле. Мондый югары дәрәҗәгә ирешер өчен, әлбәттә, белем алырга, тәҗрибә тупларга, халык мәнфәгатьләрен ихластан кайгырткан, көндәлек фидакарь хезмәттән торган озын тормыш юлы үтәргә кирәк.
8 май көнне Актанышбаш авылы китапханәсендә Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышлап "Йөрәкләрдән мәңге китмәс инде" дигән әдәби-музыкаль кичә уткәрелде.
10 май көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният паркында 2нче Актаныш мәктәбенең 8 в класс укучылары өчен(кл.җитәкчесе т.Г.Хафизова) Бөек Җиңүгә 73 ел тулуга багышланган «Батырлар даны мәңгелек!» дип исемләнгән тематик кичә уздырды.
8 май көнне авылыбызда Бөек Җиңүнең 73 еллыгына карата митинг үтте.