Карау буенча укулар 5 октябрьдән башлана. Курслар үз эченә теоретик һәм практик нигезләмәләрнең күнекмәләрен үзләштерүне күздә тота.
Хәбәрләр өчен телефоннар: 3-10-22, 3-11-14, 3-07-51.
Бүген – 27 сентябрь көнне Актаныш районы башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов шәхси сораулар буенча, гадәттәгечә, гражданнарны кабул итте. Кабул итү вакытында Энгель Нәвап улы гариза бирүчеләрнең сорауларын һәм теләкләрен игътибар белән тыңлап, куелган бурычларны үтәр өчен тиешле хезмәтләргә сорауларны хәл итү буенча күрсәтмәләрен бирде.
5 октябрьдә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, "Кайнар элемтә» ачылачак.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә 2018 елның 5 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын үтәү буенча «Кайнар элемтә» үткәрә.
Татарстан Росреестры "Күчемсез милеккә хокукларны теркәү өлкәсендә федераль законнарны куллануның актуаль мәсьәләләре" дигән түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашты. Түгәрәк өстәл кысаларында базарда катнашучыларның электрон хезмәттәшлеге, шулай ук килеп туган бәхәсләрне хәл итү һәм дәүләт кадастр исәбен туктатуның төп сәбәпләре турында фикер алыштылар.
Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Җир кодексына һәм башка закон актларына үзгәрешләр керткән закон нигезләмәләре үз көченә керде.
Яңа Әлем авылында яшәүче Розалия һәм Нәсим Әгъләмовлар “Иң игелекле гаилә” медаленә лаек булдылар. Китапханә директоры Л.Җ.Шәмсунова конкурста катнашучыларга рәхмәт сүзләре юллады, аларны җиңүләре белән котлады, мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырды.
Мәдәният хезмәткәрләренең яңа иҗади елны ачу тантанасында – мәдәният конференциясендә район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов мәдәният хезмәткәрләренә олы рәхмәтен белдерде.
“Туган телебезне саклыйк, киләчәк буыннарга тапшырыйк!”, - дип, изге теләген, эш-гамәлләрендәге тормыш девизын язды Энгель Нәвап улы Актанышның мәдәни осталарына рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән.
Бүген – 25 сентябрь көнне район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре конференциясе узды. Мәдәният хезмәткәрләре узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясады, яңа сезонга бурыч-максатлар билгеләде. Тантана алдыннан ФОЙЕда һәм мәдәният йорты каршында мәдәният хезмәткәрләре иҗади тукталышларда район мәдәнияте җәүһәрләрен театраль тамаша аша тәкъдим иттеләр.