Линияле объектларны урнаштыру өчен урман кишәрлекләрен төзү тәртибе үзгәрде

2018 елның 26 сентябре, чәршәмбе

Юллар, элемтә линияләрен, нефть, газ һәм башка торбалы үткәргечләрне урнаштырганда бөтен урманны әйләнеп узу мөмкин түгел. Әмма урман аша уздырганда дәүләт тарафыннан билгеләнгән кагыйдәләр үтәлергә тиеш. Шуларның берсе – линияле объектлар өчен җир кишәрлекләре формалаштыру һәм аның хокукларын рәсмиләштерү. Агымдагы елның 1 сентябреннән РФ Җир кодексына һәм башка закон актларына үзгәрешләр керткән закон нигезләмәләре үз көченә керде. Хәзер линияле объектлар өчен урман кишәрлекләрен төзегәндә межалау планын әзерләү өчен элекке кебек урман участогының проект документлары түгел, ә территорияне межалау проекты кулланылырга тиеш. Документта борылыш нокталары координатын күрсәтеп урманны максатчан билгеләп кую, рөхсәт ителгән файдалану төре, участок мәйданы, аның территориясе чикләре турында белешмәләр булырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International