«Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» 2000 елның 3 мартындагы 95 санлы Татарстан Республикасы законында күрсәтелгән кеше һәм граждан хокукларын, ирекләрен саклауга, Татарстан Республикасы дәүләт органнарының кеше, граждан хокукларын, ирекләрен яклауга ярдәм итү бурычы нигезендә, шулай ук хәрби хезмәткә чакырганда гражданнарның хокукларын саклау, хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты белән берлектә 2018 елның 5 октябрендә 9.00 - 17.00 сәгатьләрдә хәрби хезмәткә чакырганда гражданнар хокукларын үтәү буенча «Кайнар элемтә» үткәрә.