Актаныш мәдәният хезмәткәрләреннән төн чыкканчы тауны урыныннан күчерергә дисәләр, анысын да эшләрләр иде, мөгаен. Айны алып төшәргә кушсаң, анысының да җаен табарлар иде. Бүген районыбызда үткән мәдәният конференциясе рәсми еллык сөйләшү булса да, күңелдә ул хыяллар чынга аша торган әкияти дөнья булып истә калды. Мәдәният йорты каршында башланган театраль тукталышлар һәм ФОЙЕдагы иҗади маҗаралар аша мәдәният осталары еллык эшчәнлекләрен тәкъдим итеп тә өлгерделәр!
“Мәгърифәтнең тирән коесы” дип исемләнгән иҗади сәхифәләр сәнгатькәрләрнең мобиль мәдәни парк төзүләре белән башланып китте. Һәр җирдә, һәр эштә өлгерлек күрсәтүче мәдәният хезмәткәрләре һәр җирлекнең казанышларын – данлыклы хезмәт кешеләрен, иҗат әһелләрен һәм җирлектәге мәдәни гаиләләрдә буыннар бәйләнешен чагылдырдылар. Әле моның белән генә дә туктап калмадылар алар, район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттаховны мобиль мәдәни паркның “баш архитекторы” итеп билгеләп, мәдәни кулчатыр да тапшырдылар.
Күтәренке кәеф белән ФОЙЕга узуга тагын да кәттәрәк хикмәтләр башланды. Мәдәни галереяда “Мәгърифәтнең өч коесы”ннан спорт, сәхнә, китап “җен”нәре чыгып, мәдәният хезмәткәрләренең музасы булу өчен тарткалаша да башладылар. Әкияти фантазияләр белән чынбарлык уңышлар кушылып, Актаныш мәдәнияте күз алдына мең төрле бизәлеше белән килеп тә басты.
Иске Байсар мәдәният йорты “Гармун тартыш” Бөтенрәсәй гармуннар фестивале истәлекләрен, район драма коллективлары смотрында җиңүче Күҗәкә мәдәният йорты Әлмәндәр картны, Иске Сәфәр клубы “Кавказ тоткыны” киносы пресонажларын, Кәзкәй мәдәниосталары брендка әйләнгән үлән чәйләрен тәкъдим иттеләр, Иске Кормашлар халык авыз иҗатын “тел чүкү” формасында әкияти, “кечкенә дә, төш кенә, үзе бии, үзе гармунда уйный”, дип, район башлыгы Энгель Фәттахов турында табышмак әйтеп, “сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, дип, татар халкының тапкырлыгын күрсәттеләр.
Мәрҗани елы уңаеннан Ш. Мәрҗани стенды янында татар галимен искә алып, район башлыгыннан “мәгърифәтнең өч коесы”н үстерүдә теләк-юллама да яздырды мәдәният хезмәткәрләре. “Туган телебезне саклыйк, киләчәк буыннарга тапшырыйк!”, - дип, изге теләген, эш-гамәлләрендәге тормыш девизын язды Энгель Нәвап улы Актанышның мәдәни осталарына рәхмәт хисләре һәм хөрмәт белән.