ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

26 сентябрь көнне 8.00 - 12.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе территориаль бүлекләрдә шәхси торак төзелеше һәм бакча объектларына хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнарны үзгәртү мәсьәләләренә багышланган “Бердәм  кайнар линия көне” үткәрәчәк.

2018 елда беренче урынга Буа якташлыгы лаек булды; икенче урында – Актаныш һәм Нурлат якташлыгы, өченче урында Арча, Балык Бистәсе якташлыклары һәм “Чистай тамырлары” якташлыгы.


24
сентябрь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген Актаныш районы ике берәмлек техника алды, тагын бер автогрейдер октябрь уратасында кайтачак, дип сөйләде “Татар-информ”га Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Альберт Тимиров.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 40нчы утырышы кысаларында еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.

2018 елның 25 сентябрен Россия  Пенсия фонды Бердәм пенсия грамоталылыгы көне дип игълан итте. Бөтен ил буенча урта махсус уку йортлары укучылары һәм студентлары өчен пенсия белән тәэмин итү нигезләре буенча дәресләр узачак.

Исегезгә төшерәбез, 2016 һәм 2017 елларда хезмәт эшчәнлеген туктаткан пенсионерларга пенсия индексациясен яңарту һәм аны тулы күләмдә түли башлау эштән азат ителгән көннән өч айдан соң булган. 2018 елдан бу процедура   өч ай арасында уздырыла, әмма алар пенсионерга  тулысынча компенсацияләнә.

2 октябрьдә «Россия юристлары ассоциациясе» бөтенроссия күләмендә халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрә. Актаныш районында бу көнне «Бердәм Россия» партиясенең район  бүлекчәсендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

 Шахмат федерациясе җитәкчесе Фәрит Муллагали улы 20 сентябрь көнне турнир ачылу тантанасында шахматсөяр балаларны тагын бер күркәм яңалык белән сөендерде. Ел дәвамында бәйгеләрдә катнашып җиңүче балалар җәй көне Кырымга Анатолий Карпов мәктәбенә барачак, диде ул.


23
сентябрь, 2018 ел
якшәмбе

Ачылу тантанасында район башлыгы Энгель Нәвап улы Фәттахов катнашып, хоккейчы егетләрне, ата-аналарны чемпионат ачылу белән тәбрикләде. “Лачын”ны,  перспективалы команда, дип атады ул. Чемпионатта егетләргә зур ышаныч белдерүен ассызыклап, районның хоккей федерациясе җитәкчесе буларак та фикерен белдерде – чемпионатта матур уен күрсәтегез, җиңүгә ирешегез, миннән сезгәбүләк  Кырымга ял булачак, диде.


22
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Бүген район хакимият бинасында район башлыгы Энгель Фаттахов җитәкчелегендә атналык киңәшмә узды. Биредә оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International